Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада юл чишелешләрен төзекләндерү эшләре ахырына якынлашты

Барлык эшләрне 1 ноябрьгә кадәр төгәлләү планлаштырыла.

Алабугада Көньяк һәм Төньяк боҗра дип аталган юл чишелешләрен төзекләндерү эшләре ахырына якынлашты.

Узган атнада ике заправка районында яңа светофор урнаштыра башладылар. Барлык эшләрне 1 ноябрьгә кадәр төгәлләү планлаштырыла. Бу ике яңа «боҗра» шәһәргә кергәндә интенсив транспорт хәрәкәтен җиңәргә ярдәм итәчәк.

Юл чишелешен төзү инициативасы белән Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев чыкты. Бу — шәһәрдәге бик киеренке юл участогы иде. Транспорт трафигы күләме кайбер көннәрдә тәүлегенә 90 мең машинага кадәр җиткән. Исегезгә төшерәбез, «Алабуга» махсус икътисади зонасы хезмәткәрләре нәкъ менә шул урыннан эшкә йөри, шулай ук күпләр Чаллыга бара һәм кайта.

Автоинспекторлар сүзләре буенча, иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә биредә зур бөкеләр барлыкка килә торган булган. Моннан тыш, бу — шәһәрдә аварияләр еш була торган участокларның берсе иде. Ел дәвамында биредә 18 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда өч кеше зыян күргән.

Эшләр быел июнь аенда башланып китте һәм этаплап алып барылды. Биредә яңа юл боҗралары төзеделәр, Алабугага керү юлын яктыртылган дүрт полосага кадәр киңәйттеләр. Боҗралар Алабуга — Чаллы — «Алабуга» МИЗ автомобиль юллары һәм Чаллы шоссесы һәм Тугаров урамы киселешендә урнашкан.

Төньяк боҗра — светофор урынында, Көньяк боҗра — иске православие зиратыннан ерак түгел юл чатында урнашкан.

Проект ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча «Алабуга» махсус икътисади зонасы исәбенә гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев