Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтә

Көтеп алынган бәйрәмдә йөзләгән дин тотучылар «Җәмигъ» мәчетендә җыелды.

Иртәдән бирле шәһәр һәм район мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре һәм Гает-намазлар үткәрелде. Корбан бәйрәме уңаеннан төп тантана «Җәмигъ» мәчетендә узды, анда бәйрәм чарасы иртәнге 4тә башланды. 

Алабуга һәм район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавын укыды, шуннан соң үзе дин тотучыларга бәйрәм сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Бәйрәм котлауларына Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев та кушылды. 

— Мин шәһәребездә ислам традицияләрен саклаулары, дини кагыйдәләрне үтәүләре һәм бу рухи мирасны киләчәк буыннарга тапшырулары белән чын күңелдән горурланам. Бүген биредә булуыгыз, бердәмлегегез һәм иманга тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Мондый мизгелләр — бәяләп бетергесез, алар безнең рухыбызны ныгыта һәм чын кыйммәтләрнең мәңгелек булуын искә төшерә, — диде ул.

Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов бәйрәм намазы укыды. Мәчеттә өлкәннәр белән беррәттән балаларның да булуы — зур шатлык.

Мәчеттән чыгучыларны бәйрәм сые көтеп тора иде. Теләге булган һәркем хуш исле пылау белән сыйлана алды.

Исегезгә төшерәбез, кабул ителгән карарлар нигезендә, быел корбанлык малны Алабуга ит-консерва комбинаты базасында чалу оештырылды.

Гадәттәгечә, Корбан бәйрәме уңаеннан «Чебурашка» паркында бөтен гаилә өчен бәйрәм булачак. 14 сәгатьтән башлап кунакларны бай программа көтә: мавыктыргыч мастер-класслар, күңелле уеннар, тәмле ризыклар һәм башка бик күп кызыклы чаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев