Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада Өлкәннәр декадасы: ташламалар, концертлар, акцияләр

1 октябрь көнне Россиядә өлкәннәр көне билгеләп үтелә.

 Алабуга районында «алтын яшьтәге» кешеләргә багышланган декада ничек узачагы турында АМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Надир Курамшин сөйләде.

Хезмәт коллективларында эшләп ялга киткән пенсионерлар белән очрашулар оештыру һәм аларга матди ярдәм күрсәтү — ункөнлекнең төп бурычлары. Шулай ук социаль-көнкүреш, медицина, психологик яисә башка ярдәм күрсәтү буенча чаралар үткәреләчәк, мохтаҗ пенсионерлар өчен «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» район газеталарына язылу оештырылачак. Ялгыз һәм йөри алмаучы өлкәннәр өчен мәдәни, спорт һәм башка чаралардан файдалану мөмкинлеген булдыру мөһим, дип билгеләп үтте җитәкче.

Бүгенге көндә Алабуга районында 20 836 пенсионер яши. Алар арасында Бөек Ватан сугышында катнашкан ике кеше (аларның берсе блокадалы Ленинградта яшәгән), 155 тыл хезмәтчәне бар. 7 кеше озак яшәүчеләр категориясенә керә, алар 100 яшьтән өлкәнрәк.

Алабуга районы пенсионерларга азык-төлек җыелмалары тапшыру традициясе дәвам итә торган бердәнбер район булып кала. 27 сентябрьдә шәһәр мәктәпләрендә район башлыгы исеменнән һәм «Эссен Продакшн АГ» компаниясе ярдәме белән 8612 азык-төлек җыелмасы бирү планлаштырыла.

Пенсионерлар өчен «Иллюзион» кинотеатрында бушлай нәфис фильмнар күрсәтү, спорт объектларында бушлай шөгыльләнү һәм 1 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең 17 музей-күргәзмә объектына бушлай керү планлаштырылган. Өлкәннәр ункөнлегендә шулай ук шәһәр мәдәният йортының кече залында «Юрист ярдәмгә килә» акциясе кысаларында юридик мәсьәләләр буенча бушлай консультацияләр үткәреләчәк.

«Ветеран-ветеранга» акциясе кысаларында ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең матди-көнкүреш хәле тикшереләчәк. Волонтерлар ярдәм күрсәтәчәк.

Традиция буенча өлкәннәргә чәчтараш хезмәтенә 30дан 50 процентка кадәр ташламалар һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге җәмәгать мунчасына («Кадыйр» мунчасы) ташламалар биреләчәк.

Бәйрәм чаралары сентябрь ахырында башлана. 30 сентябрьдә кичке сәгать 18дә «Йолдызлык» мәдәни үзәгендә «Ватаныбыз җырлары» фестиваленең гала-концерты булачак.

1 октябрьдә 14:00дә Шәһәр мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган «Палитра ярких красок» бәйрәм концерты планлаштырылган. Тантаналы чарадан соң мәрмәр залда ветераннар өчен Бал булачак. Романслар яңгыраячак, конкурслар һәм тынлы оркестр музыкасына биюләр булачак. Фойеда күргәзмәләр оештырыла. Шунда ук диспансеризация дә узарга мөмкин була.

2 октябрь көнне Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Ачык ишекләр көне планлаштырылган. Эчке эшләр министрлыгы һәм «Форпост» үзәге ветераннары арасында бильярд, шашка, шахмат «шәһәрләр» уеннары буенча ярышлар узачак.

3 октябрьдә 15.00 сәгатьтә «Йолдызлык» мәдәни үзәктә Россия Язучылар берлеге әгъзасы Наталья Гарикова белән иҗади очрашу үткәрелә.
4 октябрьдә «Прикамнефть» нефть-газ табу идарәсенең ветераннар Советы офисында «Бизнес һәм җәмгыятьнең социаль партнерлыгы» сәнәгать предприятиеләренең беренчел ветераннар оешмалары рәисләре семинары оештырыла.

5 октябрьгә авыл хуҗалыгы ярминкәсе, волонтерлар тарафыннан пенсионерларга яшелчәләр китерүне оештыру планлаштырылган. Александр бакчасы паркында Владимир Бессмертных җитәкчелегендә «Союз» ретро-кичәсе узачак.
***
Ункөнлек дәвамында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм хезмәт ветераннарына аерым игътибар биреләчәк. Игелек һәм хөрмәт көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узачак.

Ункөнлекне бәйрәм итү чорында хастаханәдә дәваланучы өлкәннәрне котлау, диспансеризация, тирәнтен диспансеризация, өлкән яшьтәге гражданнарга вакцинация үткәрү, табиб-белгечләрнең ялгыз өлкәннәрне, шул исәптән мобиль бригадалар катнашында, өйләрендә караулар оештырыла, дип хәбәр итте Надир Курамшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев