Алабугада ОРВИ билгеләре булган кешеләрне Covid-госпиталь бинасында кабул итәчәкләр
Бирегә 17 ноябрьдән башлап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
17 ноябрьдән башлап, кискен респиратор вируслы инфекция билгеләре булган пациентларны элеккеге роддом, хәзерге вакытта Covid-госпитальнең беренче катында, Нефтьчеләр проспекты, 57 адресы буенча кабул итәчәкләр. Бу хакта үзәк район хастаханәсенең медицина профилактикасы кабинеты хәбәр итә.
Бинага үзәк ишектән керергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев