Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада сайлау участокларына беренче сайлаучылар килә башлады

Сайлау участоклары бүген 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Бүген илдә Президент сайлауларының беренче көне башланды. РФ Президетына кандидатлар өчен тавыш бирергә дип алабугалылар үзләренең сайлау участокларына килде. 

Шулай, 1 нче мәктәптә урнашкан сайлау участогында актив гражданлык позициясен белдерергә теләүчеләрдән чират җыелды.

— Мин һәрвакыт тавыш бирүдә катнашам, чөнки бу бик мөһим. Без үзебез, туганнарыбыз, якыннарыбыз һәм балаларыбыз өчен иң яхшы киләчәкне үзебез сайлыйбыз, — ди алабугалы Илнар.

— Минем инвалидлыгым бар. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен хәзер бик күп ярдәм чаралары бар, шуңа күрә дөрес итеп сайлау бик мөһим, — дип уртаклашты тавыш бирүчеләрнең берсе.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең шәһәрдә тавыш биргән һәркем ташламалы купон һәм автомобиль уйнатуда катнашырга мөмкинлек бирә торган беләзек ала, шулай ук аның ярдәмендә 17 мартта Казанда узачак концертка бушлай барырга мөмкин. Концертта Хабиб, Иванушки Интернешнл, Ваня Дмитриенко һәм Турецкий Хоры чыгыш ясый дип көтелә.

РФ Президентын сайлаулар 15, 16, 17 мартта үтәчәк. Участоклар 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев