Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар

Бүген Алабуга районында язмышлары үткәндәге фаҗигале вакыйгалар белән турыдан-туры бәйле булган дистәләгән кеше яши.

30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Алабуганың өлкән яшьтәге инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре Хәтер көненә багышланган митингта катнаштылар. Чара Хәтер мемориалында үтте.

Алабуга мемориалы — Россиядә беренче шундый комплекс. Ул 2009 елның 29 октябрендә ачылды. Безнең шәһәрдә комплекс булдыру инициаторы — педагогик хезмәт ветераны, КФУның Алабуга институтының Мактаулы профессоры, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Наталья Александровна Вердеревская.

Истәлек такталарында РСФСР Җинаять кодексының 58 статьясы буенча хөкем ителгәннәрнең һәм 1931-1943 елларда Алабуганың 5 нче төрмәсендә атып үтерелгәннәрнең фамилияләре бар. Комплексның төп темасы киләчәк буыннарга чакыру белән билгеләнә: «Это не должно повториться».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев