Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада сөт кухнясы яңа урынга күчәчәк

Күченү сәбәбе — Нефтьчеләр проспектындагы бинаның искергән булуында.

Алабуга сөт кухнясы адресын үзгәртәчәк, дип хәбәр итә район үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте. Хәзер яшь әниләр сөт продукциясен Нефтьчеләр проспекты, 16 «Б» адресы буенча ала, әмма 2023 елның 27 декабреннән Хирург Нечаев урамы, 16 «А» адресы буенча яңа бирү пункты ачылачак.

Элегрәк бу бинада (гомуми практика табибы офисы) балалар поликлиникасы филиалы урнашкан иде. Биредә белгечләр Мәрҗани урамындагы филиал бинасын ремонтлау вакытында кабул итте.

Сөт продукциясен тарату пункты өчен элмә такталар ясалачак, өстәмә розеткалар урнаштырылачак, яңа җиһазлар сатып алыначак. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сөт кухнясының Нефтьчеләр урамындагы элекке бинасы нык тузган иде. Шуңа күрә аны күчерү турында карар кабул ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев