Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел тулуга багышланган митинг узды

Алабугалылар сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында тантаналы митингка җыелды.

Бүген, 15 февральдә, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 35 еллыгы билгеләп үтелә. Интернационалист сугышчылар һәйкәле янындагы митингка Әфган сугышы ветераннары, аларның якыннары, мәктәп укучылары һәм шәһәрнең битараф булмаган кешеләре җыелды.

Хәтер митингында катнашучыларны Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән аның урынбасары Роман Исланов сәламләде. 

«Бүген истәлекле дата. Без үз геройларыбызны, дәүләтебезне яклаучыларны истә тотарга һәм бу хакта үсеп килүче буынга сөйләргә тиешбез. Балаларның геройлар турында белүе һәм киләчәктә алар турында истәлекләрне алдагы буыннарга тапшыруы мөһим. Алабуга районында хәтерне саклау буенча күп эш башкарыла: бездә Бөек Ватан сугышының хәрби дан музее бар, бүген сугышчы-интернационалистларга багышланган хәрби дан музее ачылды. Без егетләрне һәрвакыт истә тотачакбыз һәм алар турында истәлекләрне кадерләп саклаячакбыз», — диде Роман Исланов.

Россия Кораллы Көчләре ветераны, сугышчы-интернационалист Михаил Семенов шулай ук Әфганстан ветераннарын Хәтер көне белән котлады. Ул аларга нык сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе теләде. 

Митинг ахырында һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар, сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев