Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада тагын ике кеше короновирус йоктырган 

Татарстанда кичә COVID-19 белән авыруның 105 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 105 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 22 кеше хастаханәгә озатылган, 83 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 9 , 30дан 50 яшькә кадәр — 42, 50дән 60 яшькә кадәр — 18, 60тан 70 яшькә кадәр — 20, 70тән 80 яшькә кадәр — 13, 80нән 90 яшькә кадәр — 3 очрак ачыкланган.

Казанда — 55, Чаллыда — 13, Түбән Камада — 5, Тукай районында — 4, Әлмәт, Югары Ослан районнарында — 3шәр, 
Аксубай, Буа, Алабуга һәм Норлат районнарында — 2шәр, Әгерҗе, Актаныш, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Питрәч, Саба һәм һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.

28 декабрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 12 995 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 658 кеше савыккан, узган тәүлектә — 21 кеше.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев