Алабугадан 16 гаилә Казанга мобилизацияләнгән туганнары белән очрашуга барды
Башкалага баруны муниципалитет оештырды.
Кичә,13 ноябрьдә, 16 гаилә Алабугадан Казанга мобилизацияләнгән туганнары белән очрашуга барып кайтты. Башкалага баруны муниципалитет оештырды.
Алабугалылар уллары, ирләре, абыйлары белән очрашу мөмкинлеге өчен бик рәхмәтле.
Кадрия Самсонова ике оныгын ияртеп улын күрергә дип барган. Аны 27 октябрьдә мобилизацияләгәннәр.
«Без инде икенче тапкыр бардык. Оныкларым белән әтиләренә күчтәнәчләр һәм ул сораган кирәк-яракларны алдык. Муниципалитетка Казанга сәфәрне оештырулары өчен зур рәхмәт. Бу безнең өчен бик уңайлы һәм бик мөһим. Оныгым да Севастопольдә хезмәт итә. Барысы да исән-сау кайтыр дип өметләнәм», — ди Кадрия Валхановна.
Пагиннар гаиләсе дә әтиләре белән очрашуга барган.
«Безнең әти 27 октябрьдә мобилизацияләнде. Без аның янына инде икенче мәртәбә барабыз. Бик уңайлы: автобус полигонга кадәр китереп куя, аннары кире алып кайта», — ди Маргарита Пагина.
Сүз уңаеннан, кичә Татарстан башкаласына туганнары белән очрашуга 34 кеше барып кайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев