Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугадан өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә китүче 90 кешене озаттылар

Туганнары һәм якыннары аларны озатырга Ленин мәйданына килде.

Бүген Украинадагы махсус операциядә катнашачак хәрби хезмәткәрләрнең сафын тулыландырачак 90 алабугалыны озаттылар. Туганнары һәм якыннары аларны озатырга Ленин мәйданына килде, аннан алабугалыларны өч автобуста Казанга, алга таба әзерлек үтәргә җибәрделәр. Район башлыгы Рөстәм Нуриев ассызыклаганча, бүген илебез катлаулы хәл кичерә.

Аларны озатканда, йөрәкләр әрни, ләкин Ватан чакыра. Аларның гаиләләре турында кайгыртуны муниципалитет үз өстенә алачак, мобилизацияләнгәннәрнең үзләрен дә ярдәмнән ташламаслар. Аннан алдарак махсус чаралар сатып алуга 9 миллион сум акча бүленгән иде. 

− Үз бурычыгызны үтәрсез һәм исән-имин әйләнеп кайтырсыз дип өметләнәбез. Шәхси кыюлыгыгыз өчен сезгә олы рәхмәт, хәрби хезмәтегез уңышлы булсын, җиңеп кайтуыгызны көтәбез, − дип мөрәҗәгать итте аларга район башлыгы.

Озаткан вакытта, шәһәрнең хәрби комиссары Николай Битюков әйтүенчә, махсус хәрби операция урынында безнең якташларыбыз мөһим гражданлык объектларын, коммуникацияләрне саклаячак, дошманның диверсия-разведка төркемнәренә каршы көрәшәчәк. Иң әһәмиятлесе: тәртип һәм хәрбиләрчә туганлык турында онытмаска. 

Ветераннар Советы рәисе Геннадий Баганов һәм дин әһелләре бабаларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларын искә алды. Алар көрәшчеләребез исәнлегенә дога кылырга чакырды һәм алар өчен хәер-догада калды. 

− Икенче тапкыр барам. Куркыныч, әлбәттә, анда ниләр булганын күрдем инде, ләкин барырга кирәк, − ди Анатолий Дубровских.

− Мин үзем теләп барам, чөнки бу тәртипсезлекне туктатырга, Ватанны якларга кирәк. Шундый ярдәм тоеп торганда, куркыныч түгел, − ди Рөстәм Холбаев, аны озатырга бөтен туганнары килгән.

Билгеле, күз яшьләрсез озату мөмкин булмады. Күпләр әтиләрен, ирләрен, туганнарын җибәрәсе килми. 

− Улым өчен бик борчылам. Махсус операциягә үзе теләп бара, Ватаныбызның патриоты ул, шуңа да аның белән бик горурланам һәм бары да яхшы булсын дип телим, − дип хисләре белән уртаклашты алабугалы Вадим Пантелеевның әнисе Илиза.

Игорь Булановны хезмәттәшләре озатты. Ул «Полиматиз» җәмгыятеннән китүче өченче кеше. Кадрлар буенча белгеч Резеда Хаипова:
− Хезмәттәшләребез янына Казанга да бардык, аларга тиешле киемнәрнең бөтенесен алдык. Туганнары белән даими аралашып торабыз һәм егетләребезнең тизрәк әйләнеп кайтуын телибез, − диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев