Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугага эш визиты белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде

Бүген шәһәрдә АМР советының XI хисап сессиясе уза.

Бүген АМР советының XI хисап сессиясе кысаларында Алабугага эш визиты белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Сессия шәһәрнең Мәдәният сараенда уза. 

Бина каршында район предприятиеләре җитештергән техника күргәзмәсе оештырылган. Мәдәният сарае фойесында үз продукциясен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, предприятиеләр һәм оешмалар тәкъдим итте. 

Фәрит Мөхәммәтшин, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев күргәзмәдә тәкъдим ителгән продукцияне карады, предприятие вәкилләре белән аралашты, шулай ук Анзиркадан Евгения Терешина гаиләсе җыйган иван-чәйне татып карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев