Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугалылар «Alabuga Skills» һөнәри осталык конкурсында җиңү яулады

Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясендә үтте.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясендә «Alabuga Skills» һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Искәртик, конкурста катнашкан 355 кешенең 22се җиңүче булды. 

Бүләкләрне Татарстан Республикасы вице-премьеры — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко тапшырды. Быел конкурска Татарстаннан гына түгел, Россиянең биш төбәгендәге (Түбән Новгород, Ульяновск, Самара өлкәләре, Башкортстан һәм Чувашия Республикалары) 114 предприятиесеннән 350дән артык кеше катнашты.

«Конкурсның күрше төбәк профессионалларының игътибарын җәлеп итүенә шатбыз. Сәнәгать предприятиеләрендә кадрлар кытлыгын исәпкә алып — хезмәт кешесен популярлаштыру бүген бик мөһим бурыч», — дип ассызыклады министр.

Җиңүчеләр дипломнар, акчалата сертификатлар һәм Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән истәлеккә фотолар алды. 

Алар арасында Алабуга осталарын күрү бик күңелле:

  • Динар Алиев — Алабуга политехник көллиятенең производствода укыту мастеры;
  • Эльдар Гарашов — «РМА Рус» предприятиесендә электр-газ белән эретеп ябыштыручы;
  • Дамир Имайкин — «Соллерс Алабуга» да технологик җиһазларны көйләүче;
  • Вячеслав Шакиров — «Аммоний» АҖ автотранспорт цехы җитәкчесе урынбасары;
  • Юрий Анисимов — «РИАТ» ААҖ маляры;
  • Алмаз Фатыйхов — «АвтоЗапчасть КАМАЗ» погрузчик йөртүчесе;
  • Максим Теплых — «ПО ЕлАЗ» механик җитештерү технология бюросы җитәкчесе;
  • Илона Мыльникова — «Алабуга» махсус икътисади зонасы белгече;
  • Никита Сергеев — «Алабуга» МИЗ слесарь-ремонтчысы;
  • Булат Вахитов — «Алабуга» МИЗ белгече;
  • Даниил Ткачев — «Алабуга» МИЗ белгече;
  • Равил Шакирҗанов — «РИАТ» ААҖ ЧПУ станоклары җитәкчесе;
  • Евгений Медведев — «Аккурайд Уилз Русия», фрезерлаучы;
  • Роман Гыйзетдинов — «Алабуга» МИЗ белгече;

Фото: Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев