Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугалылар мобилизацияләнгән туганнары белән күрешергә бардылар

Аларны Казан танк училищесына һәм «Казан Экспо» үзәгенә алып баруны муниципалитет оештырды.

Мобилизацияләнгәннәрнең туганнары һәм якыннары якшәмбедә иртүк шәһәр Мәдәният сарае алдына җыелды. Явып торган яңгырга берәү дә игътибар итмәде — хатыннар, аналар, апа-сеңелләр, кызлар ирләре, әтиләре, абый-энеләре янына китәргә автобус көтте. Аларның йөзендәге кичерешләр бер-бер артлы алышына торды — югалып калу, борчылу, хәвефләнү. Шулай да күзләрдә туганнарының исән-имин әйләнеп кайтырына өмет бар. Бу иртәдә аларның күбесенең аралашырга да теләге юк иде, ләкин хатын-кызларның һәрберсе үзен нык һәм батырларча тотты, аларның туганнарына бит хәзер нык терәк кирәк.

Ләлә Седунова әйтүенчә, алар гаиләсеннән берьюлы ике кешене алганнар — улын һәм тормыш иптәшенең абыйсын.

— Улыма — 38, туганыбызга — 55 яшь. Алар белән күрешеп кайттым инде. Икесенең дә кәефе ярыйсы кебек, без дә кайгырмыйбыз — әлегә берни дә күрмәдек бит, алда нәрсә көткәнен кем белә. Бирешмибез. Аларга кирәкле әйберләр, ашамлыклар алып барам. Автобус бирүләре яхшы, уңайлы. Мобилизацияләнүчеләр барысы да исән-сау һәм тиздән әйләнеп кайтыр дип өметләнәбез, — ди Ләлә Даян кызы. 

Мария Штенникова да кызы белән бергә ире янына җыенган.
— Телефоннан сөйләшкән идек. Күңеле күтәренкегә охшаган. Болай бернәрсә дә сорамады. Яхшы ашаталар, ди. Тамаклары тук, өсләре бөтен, дигәндәй. Барыбер алып барабыз инде, чикләвекне бик ярата, — ди ул.

Марина Симонова шулай ук ире белән күрешергә бара. Ул мобилизация хәбәрен ничек алулары турында сөйләде.
— Беренче тапкыр барам, 7 яшьлек улым белән. Иремне 25 октябрьдә чакырдылар. Хәзер бераз тынычландым инде, башта бик кыен булды, бу хәбәрне һәр кеше авыр кабул иткәндер дип уйлыйм. Куркыныч бит — кеше ял итәргә түгел, көрәшкә бара. Әлбәттә инде, без барысы да исән-имин кайтыр дип ышанабыз. Тормыш иптәшем — минем терәгем, ул яхшы күңелле, ярдәмчел кеше, һәрчак улым белән миңа бар нәрсәдә булышты. Бүген ирем танк училищесында өйрәнү уза, һәм мин тыныч, чөнки ул исән-сау. Безгә автобуслар бирүләренә дә шатмын, ничек барып кайтырга дип борчыла идем, — диде Марина Симонова.

Көндез Казан танк училищесында мобилизацияләнүчеләрне җибәрү уңаеннан митинг-концерт булды. Аларның бер өлеше махсус хәрби операция урынына якын өлкәләргә өстәмә хәзерлеккә китә. Туганнары аларны җиңеп һәм исән-сау кайтуларын теләп, җылы хушлашып озатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев