Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугалыларны Шәһәр көнен бәйрәм итәргә чакыралар

Бәйрәм 30 августта Шишкин буаларында оештырыла.

Иртәгә, 30 августта Алабугада республика көне, Нефтьче көне һәм Шәһәр көне билгеләп үтелә. 

Бәйрәм программасында: концертлар, ярышлар, нефть техникасы күргәзмәсе, балалар өчен интерактив уеннар, сәүдә рәтләре, бәйрәм салюты. 

Бәйрәм Шишкин буаларында 17.00 сәгатьтә җирле иҗат коллективлары һәм профсоюз әгъзалары — «Татнефть» төркеме үзешчәннәре концерты белән башланып китә.

19:20 — «Just Brass» (Казан) кавер-төркеме концерт программасы 
20:00 — Россия эстрадасы йолдызлары — «Dabro» төркеме концерт программасы
21:00 — Бәйрәм салюты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев