Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуганың чәчәк исемле гүзәл затлары исемнәренең килеп чыгышы тарихы белән уртаклашты

Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана.

Күптән көтелгән яз һәм кояш! Матурлык, наз һәм нәзәкатьлелек бәйрәме якынлаша. 8 Март ул — елмаю һәм, әлбәттә, чәчәкләр! Бик күп чәчәкләр! Ә кайбер гүзәл затларның тормышлары туганнан башлап чәчәкләр белән бәйле.

Сүзебез чәчәк исемле хатын-кызлар турында бара. Алабугада Фиалка һәм Жасмин, Ирис һәм Сирень, Лилияләр, Ландышлар, Розалар һәм Гөлнаралар да бар. Укучыларыбыз күңелендә яз кәефе булдыру маскатыннан, без гадәти булмаган «букет» җыйдык һәм исемнәре чәчәк белән бәйле булган шәһәрдәшләребез белән аралаштык.

Гөлзадә Руденко, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры:


— Гөлзадә исемен әти-әнием кушкан. Яшь чагында әнием театр коллективында шөгыльләнгән. Ул елларда Галиәсгар Камал исемендәге республика театры куелышында «Гөлзадә» исемле спектакль популяр була. Әнигә персонаж үзе дә, исем дә бик ошый. Шуңа күрә исем эзли башлагач, әти-әнием икеләнеп тормый. Руслар һәм чит ил кешеләре өчен истә калдыру өчен катлаулы исем. Шуңа күрә Татарстаннан булмаганнарга мин үземә Гуля дип эндәшергә рөхсәт итәм. Чәчәкләргә килгәндә, мин лалә чәчәкләрен бик яратам. Тормышымда исем белән бәйле кызыклы хәл дә булганы бар. Бервакыт, Чаллыда узган бер чарада, «Энергетик» мәдәният йортында бер өстәл артында берьюлы өч Гөлзадә эләктек. Бу бик сирәк очрый. Өчәү бергә төшкән фотоны мин әле дә саклыйм.

Белешмә өчен. Гөлзадә исеме төрек теленнән алынган һәм ике өлештән тора: «гөл» — «роза» яки «чәчәк» һәм «задә» — бүләк. Шулай итеп, Гөлзадә исемен «роза бүләге» яки «чәчәк бүләге» дип тәрҗемә итәргә мөмкин.

Ландыш Гыйләҗева, 35 нче «Ләйсән» балалар бакчасы мөдире (хәзерге вакытта декрет ялында):


— Ни өчен Ландыш исеме кушканнармы? Миңа исем кушу тарихы бик кызык. Баштарак миңа Сөембикә яки Миләүшә исемнәрен бирергә уйлыйлар. Ләкин миңа, күрәсең, башка исем язган булгандыр. Мин 26 апрельдә, татар шагыйре Габдулла Тукай белән беркөнне туганмын. Әнием — медик, өйдә бәбәйләгән. Кендекне кискәннән соң, ул торып тәрәзә янына барган. Ә без ул чакта шәхси йортта яшәгәнбез. Тәрәзә артында гөрләп ландыш чәчәк атып утырган вакыт. Ап-ак, кечкенә генә чәчәкләрне күргәч, үзе дә сизмәстән әнием «Кил монда, кызым Ландыш» дип эндәшә. Татарстанда бу исем беркемне дә гаҗәпләндерми. Ә менә республикадан читтә ул — ят исем, «андый исем бармыни?» дип кат-кат сорыйлар. Бәйрәмгә чәчәк бүләк итүгә килгәндә, улым 8 Мартка рәсемгә минем яраткан ландышларымны төшергән. Бу рәсем — тормышымда иң кадерле бүләк, чөнки балам минем бу чәчәкләр белән булган элемтәне тоеп алган. Әлбәттә, аны мин кадерләп саклыйм.

Роза Ибраһимова, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Хәтер музее мөдире:


‒ Роза исемен миңа әнием кушкан. Кыска, яңгырашлы, матур. Хәзер минем әниемә 90 яшь, ул минем белән яши. Исемемне яратып, эчке бер җылылык белән эндәшә әнием, аны мин чиксез тыңларга риза. Үземә дә исемем бик ошый. 50 ел буена аның «минеке» булуына күп тапкырлар инандым. Бу исемне йөрткән танышларым да бар. Барысы да бәхетлеләр. Мин дә тормышыма зарланмыйм. Роза чәчәге шикелле матур, якты ул. Төрле бәйрәмнәргә төрле чәчәкләрне бик күп бүләк итәләр. Ләкин менә төрле-төсле розаларны нәкъ менә 8 Мартка ешрак бирәләр.

Резеда Әхмәдуллина — инженер-технология лицееның (9 нчы мәктәп) туган тел һәм әдәбият укытучысы:


— Резеда — тыйнак, ләкин хуш исле үсемлек. Резеда исемен миңа туганнан туган апам кушкан, аның белән исемнәребез охшаш: ул — Рүзидә. Гадәти булмаган исемле кешенең тормышы бәхетле була, дип әйтергә ярата иде апам. Чәчәк исеме биреп, ул миңа бәхет теләгән. Корабны ничек атыйсың, ул шулай йөзеп китә, дип юкка гына әйтмиләрдер. Исемем Резеда булуына һич тә үкенмим. Татарстанда бу исем киң таралган, шуңа күрә аңа беркем дә гаҗәпләнми. Ә менә резеда дигән чәчәк булуына еш кына гаҗәпләнәләр. Димәк, күпләр андый үсемлек турында ишетмәгән дә. Мин үзем чәчәкләрне бик яратам. Алар бит безнең дөньяны бизәп тора. Халыкта: чәчәкләр — җирдәге оҗмах кисәге, диләр. Бу чыннан да шулай. Чәчәкләрнең матурлыгын күреп, без шатланабыз, сокланабыз. Үзем дә чәчәк исемле булганга, мәктәп янында да чәчәкләр үстерергә, тирә-якта матурлык булдырырга яратам. Хезмәттәшләрем дә еш кына, юкка гына чәчәк исеме бирмәгәннәр үзеңә, дип шаярталар.

Белешмә өчен. Резеда — кечкенә вак чәчәкле үсемлек. Яфраклары ак, сары, яшел төстә булырга мөмкин. Табигатьтә резеданың 60ка якын төрен очратырга мөмкин. Сүз уңаеннан, элек аны фитотерапиядә тынычлану өчен кулланганнар.

Лилия Һадиуллина, «Дюймовочка» балалар бакчасында өлкән тәрбияче:


‒ Миңа үз исемем бик ошый. Ул бик нәзәкатьле, матур яңгырашлы. Бу исем миңа матурлык бүләк итә, эчке һәм тышкы яктан ачылырга булыша. Әтием Наил булганга, туганнарым миңа Наилә дип кушарга теләгән. Ләкин көтеп алынган кыз булганга күрә, әтием үзенчәлеклерәк исем эзләгән. Мин аның өчен чәчәк идем. Моннан тыш, минем туган көнемдә, августта, лилияләр һәрвакыт чәчәк ата. Менә шулай мин Лилия булдым. Яшь чагында егетләр танышканда исемемне сораса, серлелек төсмере биреп: «ә сезнеңчә, миңа нинди исем туры килә» дип интрига тудыра идем. Чәчәк белән бәйле дигәннән соң, исемемне табалар. Димәк, ул миңа туры килә. Бу искиткеч хуш исле чәчәкләр мине гомер буе озата бара: минем йорт яны бакчасының патшабикәсе дә — лилия, ә 8 Мартка улым миңа һәрвакыт нәкъ менә шушы чәчәкләрне бүләк итә. Мин бик шатмын.

Азалия Бокиева, стилист:


‒ Азалия исемен әтием кушкан. 80 нче еллар уртасында аны Ульяновскига командировкага җибәрәләр. Анда ул беренче тапкыр азалия чәчәген күрә. Әтиемә ул бик ошый. Әтием өйләнә, беренче кызы (минем апам) тугач, аңа Азалия дип кушарга тели, ләкин дулкынланудан бу исемне оныта. Нәтиҗәдә, апама Эльвира дип кушалар. Мин туганда әтием шофер булып эшли, машинасында «Азалия» позывнойлы рация урнаштырылган була. Ул моны билге итеп кабул итә. Шулай итеп мин Азалия булганмын. Исемемне ишетеп кемдер гаҗәпләнә, кемдер кабатлап сорый, күбесе соклана. Үзем исә бу исемне сирәк очрый торганнардан димәс идем. Ә менә чәчәк үзе минем өчен бер талисман кебек. Бүлмәмдә үсеп утыручы азалия гөле миңа яхшы кәеф бүләк итә. «Азалиядән азалияне кабул итеп алыгыз» дип, туганнарыма да шул гөлне бүләк итәргә яратам. Бу гөл бик нәзберек, шуңа күрә бөтен кешедә дә үсеп китә алмый. 8 Мартка, гадәттәгечә, лалә чәчәкләре бүләк итәләр. Нинди генә чәчәк бирсәләр дә яратып, рәхмәт белән кабул итәм.

Белешмә өчен. Азалия исеме грек теленнән тәрҗемә иткәндә «чәчәк атучы куак» дигәнне аңлата. Бу исем азалия чәчәге исеменнән килеп чыккан. Мөселманнарда ешрак очрый. Мондый матур исем ияләре, кагыйдә буларак, нечкә табигатьле һәм иҗади, әмма шул ук вакытта көчле характерга ия кешеләр.

Ирис Григорьева, блогер:


‒ Кызганычка, миңа бу исемне кем кушканын белмим. Хәзер инде әти-әниемнән дә сорап булмый. ИрИс исеме грек теленнән «аллаларның илчесе» дигәнне аңлата. Салават күпере дип тәрҗемә ителә. Миңа бу исем салават күпере алиһәсе хөрмәтенә бирелгән. Бу исем башка илләрдә бик популяр, Россиядә сирәк очрый. Мин тирә-юньдәгеләрнең гаҗәпләнүенә, кабатлап соаруларына ияләштем инде. Күпчелек кеше аны заманча исем дип уйлый, ләкин бу алай түгел. Киресенчә, Ирис — онытылган исем. Күпләр аның дөрес әйтелешен дә белми. Шуңа күрә еш кына миңа Ириска дип эндәшкәннәрен ишетәм. Күпләр өчен ул ирис конфетын искә төшерә. Ләкин конфет белән миндә бернинди уртаклык юк. Дөресен генә әйткәндә, мин ирис чәчәген яратмыйм, шуңа күрә аны утыртмыйм да. Сәбәбе гади: мин тиз атып бетерә торган чәчәкләрне яратмыйм. Үз участогымда озак һәм күп итеп чәчәк атучы гөлләрне утыртам. Исемгә килсәк: ул — минеке, мин аны яратам. Чөнки, гомумән, сирәк, гадәти булмаган әйберләрне үз итәм. 8 Мартка букетлар алмыйм, чөнки өзелгән чәчәкләрне яратмыйм. Ә менә үләнче буларак, хуш исле үләннәргә мөкиббән мин.

Гөлнара Салихова, Алабуга хәбәрләр бүлеге директоры:


‒ Гөлнара исеме гарәпчәдән «гранат чәчәге» дигәнне аңлата. Туганнарым исем турында бер фикергә килә алмаганлыктан, тугач та бер атна исемсез яшәгәнмен. Өстәвенә, мин — гаиләдә беренче бала. Шулай булгач, нинди исем кушасын әти белән әни генә түгел, әби-бабайлар да хәл иткән. Әбием Нурия исемен тәкъдим иткән, әтием, барысын да уздырып, миңа Изабелла дигән исемне тапкан. Монда инде бабай каршы килгән, имеш, булмаганны, кызга шәраб исеме кушалармыни. «Оныгыма Изабелла дип кушсагыз, янына да килмим», дип кырт кискән бабакай. Соңыннан әтием Илиза исемен тәкъдим иткән. Бу юлы инде әни каршы төшкән, чөнки әтинең беренче мәхәббәте Илиза исемле булган. Гөлнара исемен әти очраклы гына, Рифкатовна отчествосы белән туры килгәнлектән тәкъдим итә. Шулай, әти барысын да ышандырып, туганнар бер фикергә килә. Ләкин, исем-отчество белән миңа бик сирәк эндәшәләр. Җитәкче булуыма карамастан, Гөлнара дип әйтүләре күңелемә якынрак. Безнең коллектив кечкенә, без бер-беребезне күп еллар беләбез һәм бу вакыт эчендә бердәм гаилә булып беттек. Гранат чәчәгенә килгәндә, аны күргәнем юк. Ләкин интернеттагы фотосы бик матур. Коллекция җыям дип әйтмим, әмма гранат рәвешендә берничә йөзек-беләзегем бар. Ә 8 Мартка мин ак тюльпаннар алырга яратам. Нәкъ менә шушы чәчәкләр минем өчен беренче язгы бәйрәм билгесе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев