Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Ел башыннан битлек режимын бозган өчен 300 алабугалыга беркетмә төзелгән

Алабуганың җәмәгать урыннарында һәм транспортта битлек режимын саклауны тикшерәләр.

«Бу ел башыннан 300 административ беркетмә төзелгән. Санитар кагыйдәләрне беренче мәртәбә бозган очракта, ешрак кисәтү генә ясала. Кеше битлек режимын кабаттан боза икән, аңа штраф салына», — дип хәбәр итә Алабуга районы башлыгының матбугат хезмәте. 

РФ административ хокук бозулар кодексының 6,3 статьясының 2нче маддәсе буенча халыкның санитар-эпидимиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә хокук бозулар өчен түбәндәге күләмдә административ штраф каралган:

— гражданнарга — 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр
— вазифаи затларга — 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр.

Роспотребнадзор үзегезнең һәм якын-тирәдәгеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү йөзеннән, җәмәгать урыннарында һәм кеше күп җыелган җирләрдә битлек кияргә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев