Мобилизацияләнгән алабугалылар өчен ярдәм чараларының тулы исемлеге
Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм вакытында күрсәтеләчәк.
1. Ипотека һәм кредитлар.
2022 елның 28 сентябрендә Дәүләт Думасы кредит килешүләре буенча йөкләмәләрне үтәү үзенчәлекләре буенча закон кабул итте. Закон мобилизацияләнгәнгә яисә хәрби операциягә катнашканга кадәр ипотека, теләсә кайсы куллану кредиты яки микрозайм алган гражданнарга түләүне кичектереп тору хокукын алырга мөмкинлек бирә. Аларның гаилә кешеләре дә элегрәк алган кредит һәм заемнары буенча түләүне кичектереп тору мөмкинлегеннән файдалана ала (Россия Банкының 2022 елның 28 сентябрендәге мәгълүматы).
Хәзерге вакытта һәр банк кичектерүне алу механизмын булдыра. Бу турыда өстәмә хәбәр ителәчәк.
2. Психологик консультация
Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә «Барс» яшьләр үзәге психолог ярдәме күрсәтәчәк. Моның өчен Нефтьчеләр проспекты, 29а адресы буенча эш көннәрендә сәгать 13.00дән сәгать 19.00гә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Тәҗрибәле психологлар борчуларны кичерүдә бушлай ярдәм итәчәк. Язылу өчен телефон номеры: 8(917) 915-58-04 (8.00 дән 19.00гә кадәр).
3. Волонтерларның адреслы ярдәме
8-987-286-7439 телефоны буенча көнкүрештә кирәк булган ярдәмне күрсәтүгә (кибеткә, даруханәгә барырга һ. б.) гаризалар кабул ителә. Студент-волонтерлар ярдәм итәчәк. «Барс» яшьләр үзәге оештыра.
4. «Ана һәм бала» юлламалары, республика шифаханәләренә балалар өчен юлламалар.
Юллама мәсьәләсе буенча балалар поликлиникасындагы 414нче кабинетка Касаткина Любовь Николаевнага мөрәҗәгать итәргә кирәк, тел. 7-13-41.
5. Балалар лагерьларына көзге сменага юлламалар.
«Берсут» балалар лагере (Мамадыш районы)
Лагерьда булу вакыты: 01.11.2022 — 21.11.2022
7-15 яшьлек балалар кабул ителә
89586235079 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә
Эш вакыты: 8.00-17.00, төшке аш вакыты: 12:00-13:00
«Буревестник» лагере (КФУның Алабуга институты)
Лагерьда булу вакыты: 29.10 — 04.11.2022
5-11 яшьлек балалар өчен.
7-87-94 телефоны буенча мөрәҗәгать итәсе
Эш вакыты: 8:00 — 17:00; төшке аш: 12.00 — 13:00
6. Мобилизацияләнгән гражданнар гаиләсендә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар октябрьдән мәктәптә туклану өчен түләүдән азат ителәчәк.
7. Шулай ук аларның балалары балалар бакчасына бушлай йөри алачак.
4 октябрьдән Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре исемлек төзиячәк, гаиләләргә үзләренә беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Ярдәм вакытында күрсәтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев