Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Рөстәм Нуриев Алабуга үзәк район хастаханәсенә 600 мең сумлык сертификат бүләк итте

Кичә район башлыгы короновирус белән авыручылар госпиталендә булды.

Кичә район башлыгы Рөстәм Нуриев короновирус белән авыручылар ята торган медицина учреждениесендә булды. 

Рөстәм Нуриев госпитальнең медицина персоналын һәм пациентларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Табибларга сабырлык, чыдамлык һәм ныклы сәламәтлек, ә авыруларга тизрәк дәваланып чыгуларын һәм рухи ныклык теләде.

Шул ук көнне башлык Алабуга үзәк район хастаханәсенә 600 мең сумлык сертификат бүләк итте.

Бүгенге көндә Алабуганың ковид-госпиталендә республиканың берничә районыннан авыр хәлдә булган 85 кеше дәвалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев