Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Рөстәм Нуриев ике кечкенә алабугалының теләген үтәде

Ул Василиса Смирновага бәйрәм күлмәге, ә Ксения Роднинага яшь рәссам җыелмасы бүләк итте.

Бүген ике кечкенә алабугалының яңа ел теләге кабул булды. Күптән хыялланган бүләкләрен кызлар район башлыгы Рөстәм Нуриевның үз кулыннан алды. 

2нче сыйныфта укучы Ксения Роднина полилингваль мәктәптә укый, рәсем ясарга ярата. Шуңа күрә аның теләге дә яраткан шөгыле белән бәйле булган. Ксениянең теләге язылган открытканы Рөстәм Нуриев "Теләкләр чыршысы"ннан ала һәм яңа ел алдыннан кызның теләге тормышка аша. 

4 яшьлек Василиса Смирнова — 13нче балалар бакчасына йөри. Барлык гүзәл затлар кебек үк, кызчык матур күлмәкләрне бик ярата. Шул сәбәпле ул "Теләкләр чыршысы«на матур күлмәк турында хыялын язып элә. Кызның хыялы тормышка аша — Рөстәм Нуриев аңа бәйрәм күлмәге бүләк итә. 

Кызларның теләге Россиякүләм «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында үткәрелгән «Минем белән хыяллан» хәйрия проекты ярдәмендә тормышка ашты.

Хыяллар төрле булырга мөмкин, ә аларны тормышка ашырырга «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашучылар ярдәм итә. Илнең күп төбәкләре бу акциягә кушылды, Алабуга да читтә калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев