Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Татарстанда соңгы тәүлектә 86 кеше COVID-19 йоктырган 

Алабугада кичә короновирус йоктыруның 1 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 31 кеше хастаханәгә озатылган, 55 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 4, 30дан 50 яшькә кадәр — 27, 50дән 60 яшькә кадәр — 10, 60тан 70 яшькә кадәр — 26, 70тән 80 яшькә кадәр — 13, 80нән 90 яшькә кадәр — 4 очрак ачыкланган.

Казанда — 40, Чаллыда — 14, Буа, Яшел Үзән һәм Чистай районнарында — 3шәр, Әлмәт, Биектау, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Саба районнарында — 2шәр, Аксубай, Алексеевск, Баулы, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Кама Тамагы, Кукмара, Мөслим, Питрәч һәм Тәтеш районнарында берешәр кеше йоктырган.

22 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 15 275 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 11 659 кеше савыккан, узган тәүлектә — 82 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 9 345 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 876 кеше вакцинаның икенче дозасын алган. 

Барлыгы 13 442 комплект вакцина дозасы кайткан (кулланылган −69,5 %).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев