Татарстанда соңгы тәүлектә 87 кеше короновирус йоктырган
Алабугада кичә Сovid-19 белән авыруның 1 очрагы теркәлгән.
Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 87 яңа очрагы ачыкланган.
Яңа вирус йоктырган 31 кеше хастаханәгә озатылган, 56 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 12, 30дан 50 яшькә кадәр — 21, 50дән 60 яшькә кадәр — 18, 60тан 70 яшькә кадәр — 23, 70тән 80 яшькә кадәр — 8, 80нән 90 яшькә кадәр — 3 очрак ачыкланган.
Казанда — 38, Чаллыда — 6, Яшел Үзән һәм Нурлатта — 5шәр, Актаныш, Бөгелмә, Биектау, Түбән Кама районнарында — 3шәр, Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Лаеш, Тәтеш һәм Тукай районнарында — 2шәр, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш һәм Мөслим
районнарында берешәр кеше йоктырган.
31 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 16 046 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 12 525 кеше савыккан, узган тәүлектә — 95 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев