Реклама
КӨН ТЕМАСЫ
Татарстанда тагын 84 кеше коронавирус йоктырган
Алабугада соңгы тәүлектә Сovid-19 белән авыручылар теркәлмәгән.
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган.
Яңа вирус йоктырган 36 кеше хастаханәгә озатылган, 48 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 4, 18дән 30 яшькә кадәр — 6, 30дан 50 яшькә кадәр — 21, 50дән 60 яшькә кадәр — 15, 60тан 70 яшькә кадәр — 18, 70тән 80 яшькә кадәр — 13, 80нән 90 яшькә кадәр — 7 очрак ачыкланган.
Казанда — 55, Чаллыда — 9, Тукай районында — 4, Питрәчтә — 3, Биектау, Лаеш, Түбән Кама һәм Нурлат районнарында — 2шәр, Азнакай, Әлмәт, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Мамадыш районнарында берешәр кеше йоктырган.
30 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 15 959 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 12 430 кеше савыккан, узган тәүлектә — 99 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев