Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
КӨН ТЕМАСЫ

Теләкләр чынга ашканда: Алабугада беренче боз тамашасы булды

Зал шыгрым тулы иде — алабугалылар боз өстендә барган чын әкиятне карарга гаиләләре белән килделәр.

Алабугада, һичшиксез, шәһәрнең мәдәни тормышы тарихына кереп калачак вакыйга булды. Боз сарае беренче тапкыр «Бәллүр боз магиясе» («Магия хрустального льда») масштаблы боз тамашасын тәкъдим итте. Зал шыгрым тулы иде — алабугалылар боз өстендә чын әкиятне күрегә гаиләләре белән килде.

Фигуралы шуу, вокал һәм хореографияне берләштерү идеясе моннан бер ай элек туган. «Олимп» спорт мәктәбенең фигуралы шуу бүлеге тренеры Лилия Ахмедова сөйләгәнчә, барысы да ата-аналар өчен концерт кую планнарыннан башланган.

«Без «Акварель» вокал студиясе белән уртак проект ясарга булдык. Һәм шуннан китте! Төп фикер — тылсымның барлыгын күрсәтү, теләкләр, аларга ышансаң гына чынга аша», — дип уртаклашты Лилия Рәшидовна.

Тамашада 14 яшь фигурист (барысы да — фигуралы шуу бүлегендә тәрбияләнүчеләр), «Акварель» үрнәк вокал студиясе (җитәкчесе — Юлия Корнилова) һәм «Земляничный дождь» хореография ансамбле катнашты. Ансамбль җитәкчесе Елена Сәгъдиева билгеләп үткәнчә, чакыру коллектив өчен күңелле сюрприз булды.

«Безнең өчен мондый якты вакыйганың бер өлеше булу зур мәртәбә. Без ике номер әзерләдек — лирик «Мелодия двух сердец» һәм дәртле рус биюе. Дулкынланабыз, әлбәттә, әмма ул якты, бәйрәмчә. Без бит Яңа ел могҗизасын бергә тудырабыз», — дип сөйләде Елена Сәгъдиева.

Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм вакыйганың әһәмиятен билгеләп үтте.

«Безнең шәһәрдә беренче боз тамашасы уздырылуына һәм югары дәрәҗәдә узуына бик шатмын. Оештыручыларга, тренерларга, балаларга һәм, әлбәттә, хезмәтләре бәяләп бетергесез булган әти-әниләргә зур рәхмәт», — диде Елена Мерзон.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев