Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

«Алабуга нуры» сайты «Гаиләбездә — ветеран» фотобәйгесе игълан итә

Бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышлана.

Дуслар, бездә конкурс! Бу юлы ул җитди һәм барыбыз өчен дә мөһим темага багышлана. «Алабуга нуры» сайты Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 78 ел тулу уңаеннан «Гаиләбездә — ветеран» фотобәйгесе игълан итә. Гаиләгездәге кадерләп сакланган ветеран әби-бабайларыгыз фотосы белән уртаклашыгыз, Җиңү бәйрәмендә төшкән фотоларны да җибәрергә мөмкин. Гомумән, Бөек Җиңүгә кагылышлы фоторәсемнәр булсын. Фотога кыска гына аңлатма язарга да онытмагыз. 

Фотобәйге шартлары:
1.  Фотолар 23 марттан 17 апрельгә кадәр кабул ителә. Аларны new-kama@bk.ru электрон почтасына, 8-927-429-99-67 номерына ватсап яки телеграм аша җибәрергә була. Иң мөһиме: элемтә өчен телефон номерын, исем-фамилиягезне, фото турында кыска гына мәгълүмат калдырыгыз.

2. Тавыш бирү сайтта 20 апрельдә башлана һәм 4 майда төгәлләнә һәм шул ук көнне нәтиҗә ясала.

Фоторәсемнәр бәйгесендә теләге булган һәркем катнаша ала. 

Җиңүче alabuganury.ru сайтында тавыш бирү юлы белән билгеләнә. Иң күп тавыш җыйган фото авторы җиңәчәк. Фото шулай ук «Алабуга нуры» газетасында да басылачак. 

Җиңүче үзенең бүләген нәтиҗә ясалганнан соң бер атна дәвамында килеп алырга тиеш. Конкурска фотолар җибәргәч, сез аларны безнең порталда урнаштырырга ризалык биргән булып саналасыз.

Конкурс нигезләмәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев