Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
КОНКУРС

Алабугада «Алабуга-Skills» бәйгесенә гаризаларны 29 гыйнварга кадәр бирергә була

Быел ярышлар 25 номинация буенча узачак.

2026 елның 2 февраленнән 7 февраленә кадәр Алабугада «Алабуга-Skills» V Республика һөнәри осталык конкурсы узачак. Чара Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән үткәрелә һәм эшче һөнәрләренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Быел ярышлар 25 номинация буенча узачак, шул исәптән традицион юнәлешләр (токарь һәм фрезер эше, эретеп ябыштыру, автомобильләрне ремонтлау), шулай ук яңалары — «микроэлектроника», «сәнәгать робототехникасы» һәм «финанслар» дигәннәре дә бар.

Приз фонды:

1 урын — 50 000 сум

2 урын — 30 000 сум

3 урын — 20 000 сум

Җиңүчеләр дипломнар, ә барлык катнашучылар сертификатлар алачак. Номинацияләрдә җиңүчеләрне ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллык коллегиясендә бүләкләячәкләр.

Катнашуга гаризалар 2026 елның 29 гыйнварына кадәр кабул ителә. Элемтә өчен: konkursalabuga@mail.ru электрон почтасы; 8(85557)4-48-95, 4-48-97, 4-48-98 телефоннары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев