Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

Алабугада «Алабуга-skills» һөнәри осталык буенча республикакүләм ачык конкурс узачак

Катнашу өчен гаризалар 2024 елның 29 гыйнварына кадәр кабул ителә.

2024 елның 5-9 февралендә Алабугада «Алабуга-skills» бәйгесе — һөнәри осталык буенча республикакүләм ачык конкурс узачак. Үз эшләренең осталары һөнәри компетенцияләр буенча ярышачак. Катнашучыларга үзләренең һөнәри сәләтләрен һәм биремнәрне үтәүдә төгәллекләрен күрсәтергә, шулай ук теория һәм практикада белемнәрен күрсәтергә кирәк булачак.

«Алабуга-skills» конкурсы эшче һөнәрләрнең статусын күтәрү һәм яшьләрнең техник белгечлекләргә кызыксынуын арттыру максатыннан үткәрелә. Һөнәри осталык конкурсында үз эшенең белгечләре ‒ бөтен республикадан предприятие һәм учреждениеләрнең 17 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләре катнаша. Конкурста катнашучылар 24 номинациядә көч сынашачак.

Катнашу өчен гаризалар 2024 елның 29 гыйнварына кадәр konkursalabuga@mail.ru электрон адресы буенча кабул ителә. Элемтә өчен телефоннар: 8(85557) 4-48-97, 4-48-95.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев