Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

Алабугада «Алабуга-skills» республика һөнәри осталык конкурсы узачак

Конкурста якынча 400 кеше катнашыр дип көтелә.

2024 елның 5-9 февралендә Алабугада «Алабуга-skills» бәйгесе — һөнәри осталык буенча республикакүләм ачык конкурс узачак.

Бәйге эшче һөнәрләрнең статусын күтәрү һәм яшьләрнең техник белгечлекләргә кызыксынуын арттыру максатыннан үткәрелә. Анда теләгән һәркем — предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре (һәр номинация буенча һәр предприятиедән катнашучылар саны икедән артмаска тиеш), 17 яшьтән өлкәнрәк булган Россия гражданнары катнаша ала.

Конкурсның оештыру комитеты хәбәр иткәнчә, конкурста якынча 400 кеше катнашыр дип көтелә.

Быел «Алабуга-skills» биш мәйданчыкта узачак. Конкурста катнашучылар 24 төрле номинациядә көч сынаша ала.

Үз эшләренең осталары һөнәри компетенцияләр буенча ярышачак. Катнашучыларга үзләренең һөнәри сәләтләрен һәм биремнәрне үтәүдә төгәллекләрен күрсәтергә, шулай ук теория һәм практикада белемнәрен расларга кирәк булачак.

Катнашу өчен гаризалар 2024 елның 29 гыйнварына кадәр konkursalabuga@mail. ru электрон адресы буенча кабул ителә. Элемтә өчен телефоннар: 8(85557) 4-48-97, 4-48-95.

Конкурс җиңүчеләренә кубоклар, дипломнар, чәчәкләр, шулай ук акчалата бүләкләр биреләчәк (1 урын өчен — 50 мең сум, 2 урын өчен — 30 мең сум, 3 урын өчен — 20 мең сум).

Конкурста призлы урынны алмаган катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев