Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
КОНКУРС

Алабугада бакча уңышына багышланган фотоконкурска гаризалар кабул итү тәмамлана

Катнашучылар эшләрне 11 сентябрь 18:00 сәгатькә кадәр сайт яки электрон почта аша тапшыра ала.

Алабугада тиздән «Летний урожай в одном кадре» фотоконкурсында катнашуга гаризалар кабул итү төгәлләнә. Теләге булган һәркемне бакча уңышы төшерелгән фоторәсемнәр белән уртаклашырга чакырабыз. Бу — яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәк булырга мөмкин. Катнашучылардан дистәдән артык эш кабул ителде инде.

Катнашу өчен фотоларны 11 сентябрь 18:00 сәгатьтән дә соңга калмыйча «Новая Кама» сайтындагы махсус форма аша яки new-kama@bk.ru. электрон почтасына җибәрергә кирәк. 

Тавыш бирү 12 сентябрьдә elabuga-rt.ru сайтында башлана. Бәйгегә нәтиҗә 6 октябрьдә ясалачак.

Җиңүчегә бүләк — бакчачы җыелмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев