Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

Алабугада «Ел гаиләсе» бәйгесендә 1 нче гимназиядән Нигъмәтулловлар гаиләсе җиңде

Бәйгедә сигез гаилә катнашты.

Шәһәребезнең 10нчы күп профильле лицеенда туган тел һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан оештырылган «Ел гаиләсе» дип аталган муниципаль чара үтте.

Узган ел мондый бәйгене «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы башлап җибәргән иде. Өченче майда узган бу чараның иң мөһим таләбе — гаиләдәге мәхәббәт, бердәмлек һәм тәрбияне ачык чагылдыру, шул ук вакытта гаилә мохите, әти-әниләрдән баларга күчеп килгән сәләтне, гаиләне берләштереп торган шөгыльләрне күрсәтү. Чараның төп максаты: ата-аналарны тәрбия эшенә киңрәк җәлеп итү, гаиләләр белән үзара хезмәттәшлекне ныгыту, бала алдында ата-ана дәрәҗәсен тагын да үстерү. Белгәнебезчә, гаилә — һәр кешегә кирәкле җылы учак. Ул никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле. Димәк, гаилә — иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.

Чарада барлыгы сигез гаилә: Юраш авылыннан Гайнуллиннар, Морттан Хуҗиннар, 1нче гимназиядән Нигъмәтулловлар, 2нче гимназиядән Галиевлар, Алабуганың инженер-технология лицееннан Гыйззәтуллиннар, «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексыннан Гыйзетдиновлар, 8нче мәктәптән Сәлаховлар, 10нчы күп профильле лицейдан Галимовлар гаиләсе катнашты.

Жюри әгъзалары буларак Алабуга мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча методисты Гөлшат Разин кызы Мәхмүтова; Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең югары категорияле укытучысы Фәйрүзә Габдулла кызы Зиннәтуллина; Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте югары категорияле укытучысы, «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмә җитәкчесе Тәҗрия Вәсим кызы Җәләева; 2нче мәктәп директорының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Әнисә Рәшит кызы Һадиуллина; 6нчы мәктәп директорының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Ильдар кызы Гаделшина чакырылган иде. Шулай ук бәйрәмебездә райбашкарма җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надир Дамир улы Курамшин һәм АМР Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Дмитриевна Терентьева да катнашты.

Кичәне 10нчы күп профильле лицей директорының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Хөсәенова һәм математика укытучысы Айрат Шәрифуллин алып барды. Бәйгенең беренче өлешендә һәр гаилә үзләре белән таныштырды. Икенче өлештә иҗади бирем үтәделәр. Нәкъ менә шунда хөрмәтле гаиләләребез бар булган осталыкларын күрсәтеп үзләренең серле сандыкларын ачты да инде! 

Борын-борыннан бәйгеләрдә зирәклек,тапкырлык сыналып килгән, шуңа да өченче өлештә кызыклы интеллектуаль сораулар әзерләнгән иде. Гомумән, бәйге бик күңелле үтте. Жюри әгъзалары киңәшкән арада, тамашачылар матур чыгышлар карады, рәхәтләнеп караоке да җырладылар. Гомумән, лицейда эшләүче укытучылар үзләренең күпкырлы талантка ия икәнлекләрен тагын бер кат раслады.

Ниһаять, дулкынландыргыч минутлар җитте. Барысы да түземсезлек белән нәтиҗәне көтте. Сүз дә юк, конкурсантлар искиткеч оста, шулай да шәһәрнең иң яхшы, иң иҗади гаиләсен сайлау бик катлаулы. Ахырда, бәйгенең җиңүчесе итеп, бик хаклы рәвештә, 1 нче гимназиядән Нигъмәтулловлар гаиләсе игълан ителде. Башка гаиләләр дә төрле номинацияләрдә җиңүче дип табылды. Бәйрәм бик җылы милли мохитта үтте, шулай бердәм рухта булыйк!

Гөлнара ХӨСӘЕНОВА, Равия УСМАНОВА, 10нчы лицей
ФОТО: ШӘХСИ АРХИВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев