Алабугада креатив чаналар конкурсы узды
Ул 4 микрорайонда үткәрелде.
Шимбә көнне 4 микрорайонның Георгий паркында креатив чаналар парады узды. Биредә 20дән артык кеше катнашты.
Мәдәният идарәсе башлыгы Диләрә Камалова җитәкчелегендәге жюри әгъзалары катнашучыларның визит карточкаларын чиратлап бәяләде. Ә «Чудо-сани» конкурсының икенче этабында транспортның ныклыгын һәм таудан төшү тизлеген тикшерделәр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча өченче урынны Олы Качка авылы һәм 1 нче гимназия алды.

Икенче урынга Эдуард Степанов һәм күп профильле 10 нчы лицей лаек дип табылды.


Беренче урында — Самир Гыйззәтуллин һәм 8 нче мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев