Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОНКУРС

Алабугалыларны «Минем гүзәл бакчам» фотокнкурсында катнашырга чакыралар

Җиңүче сайтта тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.

«Алабуга нуры» сайты «Минем гүзәл бакчам» дип исемләгән фотобәйге игълан итте. Әгәр дә сез бакчагызда төрледән-төрле чәчәкләр, җиләк-җимешләр, яшелчәләр үстерергә яратасыз икән — бу бәйге сезнең өчен!

Бәйгедә катнашу өчен бакчагызның иң гүзәл почмакларын, иң бай уңышларын фотога төшереп җибәрергә кирәк. Фотосурәт 2024 елда төшерелгән булырга тиеш.

1. Фотолар 1 июльдән 4 августка кадәр кабул ителә. Аларны 8-903-319-25-74 телефон номеры буенча мессенджерга җибәрергә мөмкин. Исем-фамилиягезне язарга онытмагыз.

2. Тавыш бирү 5 август сәгать 10:00дә башлана һәм 27 августта сәгать 10:00дә тәмамлана.

3. 27 август көнне җиңүче билгеләнәчәк. Җиңүче, нәтиҗәләр игълан ителгәннән соң, бер атна эчендә призны алып китәргә тиеш.

Фотобәйгедә теләгән һәркем катнаша ала. Җиңүче alabuganury. ru сайтында тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. Иң күп тавыш җыйган фото авторы җиңүче итеп игълан ителәчәк.

Конкурсның нигезләмәсе белән монда танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев