Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
КОНКУРС

Алабугалыларны «Минем икенче әнием» конкурсында катнашырга чакыралар

Конкурс — балаларны тәрбияләүгә һәм аларга белем бирүгә тормышларын багышлаган яраткан укытучыларыбыз һәм тәрбиячеләребезгә ачыктан-ачык рәхмәт белдерү мөмкинлеге.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан редакция иҗади конкурс игълан итә. Без алабугалыларны яраткан педагогларга, тәрбиячеләргә һәм репетиторларга багышланган елмаюлар һәм ихлас теләкләр галереясын булдыруда катнашырга чакырабыз. 

Конкурсның максаты: педагогларның күңел җылысын, һөнәри осталыгын һәм үз эшләренә мәхәббәтен чагылдырган фотосурәтләр коллекциясен туплау. Портретлар, эш вакытында төшкән сурәтләр яки укучылар белән уртак фотолар кабул ителә.

Катнашу шартлары:

  • Эшләр 2026 елның 8 февраленә кадәр кабул ителә.

Фотоларны кая җибәрергә:

  • Электрон почтага: new-kama@bk.ru
  • Мессенджерларга 8-903-319-25-74 номеры буенча.

Хәбәрдә күрсәтергә кирәк:

  • Педагогның исем-фамилиясен, ул эшли торган учреждениене.
  • Фотография авторының исеме һәм элемтә телефоны.

Җиңүчене билгеләү:

9 февральдән 4 мартка кадәр alabuganury.ru сайтында ачык онлайн-тавыш бирү узачак.

Иң күп тавыш җыйган фотография җиңүче дип таныла.

Җиңүченең исеме 2026 елның 4 мартында игълан ителәчәк. Иң яхшы фотоны җибәрүче кул эшләре остасыннан бүләк җыелмасын алачак.

Конкурс — балаларны тәрбияләүгә һәм аларга белем бирүгә тормышларын багышлаган яраткан укытучылырыбыз һәм тәрбиячеләребезгә ачыктан-ачык рәхмәт белдерү мөмкинлеге.

Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев