Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОРРУПЦИЯ

Алабуга шәһәр прокуратурасы оешмаларның коррупциягә каршы эше буенча бурычларын аңлатты

Оешмалар коррупцияне кисәтү буенча чаралар эшләргә һәм аларны кулланырга бурычлы.

2008 елның 25 декабреннән кабул ителгән «Коррупциягә каршы тору турында» 273 санлы Федераль закон нигезендә оешмаларның коррупцияне кисәтү буенча чаралар күрү бурычы каралган. (ФЗ № 273, 13.3 маддә). 

Прокурорның өлкән ярдәмчесе Алсу Сафина хәбәр итүенчә, оешмалар коррупцияне кисәтү буенча чаралар эшләргә һәм аларны кулланырга бурычлы, аңа түбәндәге гамәлләр керергә мөмкин:
— коррупциячел һәм башка хокук бозуларны кисәтү өчен җаваплы булган бүлекчәләр яисә вазифаи затларны билгеләү;
— оешманың хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итүе;
— оешманың намуслы хезмәтен тәэмин итүгә юнәлдерелгән стандартлар һәм хезмәтләр уйлап табу һәм гамәлгә кертү;
— оешма хезмәткәрләренең әдәп кодексын һәм хезмәттә үз-үзләрен тоту тәртибен кабул итү;
— мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау һәм җайга салу;
— рәсми булмаган отчетлар төзүгә һәм ялган документлар куллануга юл куймау.

Законның күрсәтелгән нигезләмәләрен тормышка ашыру һәм оешмаларда коррупцияне кисәтү һәм аңа каршы тору буенча эшне тәэмин итүдә бердәм таләпләр булдыру өчен, оешмаларның милек төренә, оештыру-хокукый төренә, нинди өлкәнеке булуына карамастан, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2013 елда тиешле методик тәкъдимнәр расланган.

Әлеге тәкъдимнәр, беренче чиратта, РФ тарафыннан коррупциягә каршы тору өлкәсендә махсус таләпләр куелмаган оешмаларда, ягъни федераль дәүләт органнарында, РФ субъектларының федераль идарә органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт корпорацияләрендә (компанияләрендә), дәүләтнең бюджеттан тыш фондларында, федераль дәүләт органнары алдына куелган бурычларны үтәү өчен Россия Федерациясе тарафыннан федераль законнар нигезендә булдырылган башка оешмаларда куллануга исәпләнгән.

Шул рәвешле, юридик зат исеменнән яисә аның мәнфәгатьләрен кайгыртып, коррупцияле хокук бозулар яки коррупцияле хокук бозуга шартлар барлыкка китерә торган гамәлләр оештырылса, аларга әзерлек алып барылса, Россия Федерациясе законнары нигезендә, юридик затка җаваплылык чаралары кулланылу мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев