Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КОРРУПЦИЯ

Бүгенге җәмыятьтә коррупциянең урыны

XXI гасырда безнең алда торган олы кыенлыкларның берсе — коррупциягә, шул исәптән ришвәтчелеккә каршы тору проблемасы.

Коррупция — вазифаи затның шәхси мәнфәгатьләре максатында, үз вәкаләтләреннән һәм аңа ышанып тапшырылган хокуклардан, абруеннан, мөмкинлекләреннән файдалануы ул. 

2003 елның 31 октябреннән Берләшкән Милләтләр Оешмасының коррупциягә каршы конвенциясе кабул ителде.

Коррупция белән Халыкара көрәш көне ел саен 9 декабрьдә билгеләнеп үтелә. Бу проблема Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда тормышның төрле өлкәләренә — сәясәткә, икътисадка, иҗтимагый өлкәгә дә үтеп керде. 

Гражданнар коррупциянең никадәр куркыныч булуын белергә тиеш.

Беренчедән, ул кешеләрнең аңын үзгәртә, алар бар нәрсә акчага корылган, бөтенесен дә: мәхәббәтне, намусны, хәтта Ватанны да сатып алып була дип саный башлый. Икенчедән, кемгә дә булса ришвәт биреп, без үзебез аларны закон бозарга күнектерәбез. Ришвәт алучылар аларны бирүчегә бу чараларның каян килүен дә уйламый. «Дөньяны үзгәртергә теләсәң, үзеңнән башла» дип юкка гына әйтмиләр бит. 

Әйдәгез, барыбыз бергәләп шундый күренешләрне юк итик! Берни кылмый торып, законсызлык белән көрәшмичә, үзебез шунда катнашып, әнә шул коррупция дип аталган куркыныч көчне арттырабыз.

Коррупция гамәлләре өчен Россия Федерациясенең Җинаять кодексында шактый җитди җәза бирү каралган. Ришвәт алганга (290 маддә) җәза турыдан-туры аның күләменә бәйле һәм шартлы рәвештә кешене ирегеннән мәхрүм итүдән алып 15 елга кадәр төрмәгә ябуга кадәр барып җитәргә мөмкин. Гаепләнүченең вазифасы, оешкан төркемдә булу-булмавы, дәүләт милегенә салынган зыян күләме һәм ил абруена китергән начарлыгы да исәпкә алына. Ришвәт бирү (291 маддә), алгандагы кебек үк, шулай ук дәүләт хезмәткәренең ни дәрәҗәдә табыш артыннан кууыннан, ришвәтнең анык күләменнән тора — ул югарырак булган саен, нәтиҗә дә кырысрак.

Ришвәт зур булмаган очракта, төрмәгә утыртуны 1-3 елга шартлы вакыт белән ирекне чикләүгә алыштырырга мөмкиннәр. Ришвәт күләме зур яисә аерата зур булганда, гаепле кешенең 12 елга төрмәгә эләгүе бар. 

Бездән ришвәт таләп итүче турында тиешле органнарга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әйдәгез, үзебезнең хезмәт вазифаларын намус белән, гадел башкарыйк. Бергәләп, коррупциягә каршы торыйк. 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы төбәк органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев