Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

9 август – Фәтех Мәккә көне

Бу көнне пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам үзенең 12 мең сугышчыдан торган гаскәре белән Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрен дингә ышанмаган мәҗүсиләр, ягъни кяферләр кулыннан азат итә һәм мөселманнарның кыйбласы булган Кәгъбәтулладан мәҗүсиләр табына торган 365 көннең аллалары саналган таш сыннарны чыгарттыра.

Фәтех Мәккә - Мәккәне яулау бөек җиңү иде. Аның белән Аллаһы Үзенең динен, Үзенең Илчесен, Үзенең гаскәрен һәм Үзенең сәхабәләрен олылады, Үзенең шәһәрен һәм Үзенең йортын имансызлар һәм мөшрикләр кулыннан азат итте. Бу җиңүгә күктәгеләр шатланды, ә даны ерак йолдызларга барып җитте. Бу җиңү нәтиҗәсендә кешеләр Аллаһы Тәгаләнең диненә төркем-төркем булып килде. ә җир йөзе яктылык һәм нур белән күмелде.

Һиҗри буенча сигезенче елның рамазан ае бетәргә ун көн калгач, Рәсүлуллаһ галәйһис-сәлам Мәдинәдән Мәккәгә ун мең сәхабәсе белән юл алды. Мәдинәгә баш итеп Әбү Рухма әл-Гифари радыйаллаһу ганһене куйды.

Тирә-ягыннан ансарлар һәм мөһаҗирләр әйләндереп алган Рәсүлуллаһ галәйһис-сәлам "Әл-Хәрәм" мәчетенә юнәлә. Эченә кергәч, Кара таш янына килеп кулын тигезеп ала, соңыннан кулына ук тоткан килеш Кәгъбәтулла тирәли әйләнеп чыга. Аның тирәли 360 пот куелган иде. Рәсүлуллаһ галәйһис-сәлам аларга үзенең угы белән төртә-төртә әйтте: "Кешеләргә әйт: "Хаклык килде, ялган китте, чөнки хаклык янында ялган бетә торган булды". Тагын әйт: "Хаклык килде, ялган китте һәм кире кайтмас", ә потлар йөзтүбән төшәләр иде.

Рәсүлуллаһ галәйһис-сәлам Кәгъбәтулла тирәли үзенең дөясенә атланган килеш әйләнде. Ул ихрамда булмау сәбәпле, Кәгъбәтулланы әйләнү белән генә чикләнде һәм үз янына Госман бине Тальханы чакырды, аннан Кәгъбәтулланың ачкычын сорап алып, эчкә үтте. Анда Пәйгамбәр галәйһис-сәлам төрле сүрәтләр күрде, алар арасында кулларына багу уклары тоткан Ибраһим һәм Исмәгыйль сүрәтләре дә бар иде. Ул: "Аллаһы аларны каргасын, Аллаһы белән ант итәм, алар беркайчан да моның белән шөгыльләнмәделәр!"- дип кычкырып җибәрде. Шулай ук чыбыктан үреп ясалган күгәрчен сүрәтен күреп, аны ватты, калган барлык сүрәтләр аның кушуы буенча сөртелде.

Рәсүлуллаһ галәйһис-сәламнең хөтбәсе: җиңүнең икенче көнендә Рәсүлуллаһ галәйһис-сәлам кешеләргә үгет-нәсыйхәт белән чыкты. Ул Аллаһыга мактаулар һәм салаватлар әйтте һәм кешеләргә мөрәҗәгать итте: "Йә кешеләр! Хакыйкатьтә, Аллаһы Мәккәне, күкләрне һәм җирләрне яралткан вакытта ук изге дип белдерде, шунлыктан ул кыямәт көненә кадәр изге булачак. Шуңа күрә Аллаһыга һәм кыямәт көненә ышанучы кешегә монда кан коярга, агачларны кисәргә ярамый, әгәр дә берәрсе Рәсүлуллаһка сылтау итеп сугышырга уйласа, әйтегез: "Хакыйкатьтә, Аллаһы Үзенең Илчесенә рөхсәт бирде, ләкин сезгә түгел! Миңа көннең билгеле бер вакытында гына рөхсәт ителде, бүген ул минем өчен дә кичәге кебек үк изге. Ишетүчеләр ишетмәгәннәргә җиткерсен!"

"Гаилә календаре"ннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250