Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабуга имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов Ураза гаете белән котлады

Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, хәерле гыйбадәттә үткәрергә насый итсә иде, диелә котлау хәбәрендә.

Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим!

Мөхтәрәм алабугалылар, мөхтәрәм мөселман кардәшләребез!

Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуЛаһи үә бәрәкәтүһү!

Сезне Алабуга мөхтәсибәте һәм шәхсән үземнең исемемнән барыгызны да Ураза-гаете белән тәбриклим. 

Без сезнең белән Рамазан ае дәвамында уразалар тоттык, намазлар укыдык, Аллаһны зикер иттек. Һәм дә безнең ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә, ураза тотучы мөселманнарга үзебезнең игелегебезне, ярдәмебезне күрсәтеп аларга ифтар мәҗлесләрен оештыруда бөтенебез бергә катнаштык. Бу изгелек безне берләштерде. Шушы тырышуларны, изгелекләрне Аллаһ Раббыбыз һәрберебездән кабул итсә иде. Шушы изгелекләрнең хәерле бәрәкәтен, ошбу дөньяда һәм ахирәттә күрергә насыйп әйләсә иде. 

Рамазан гаетләребез мөбарәк булып, Аллаһ Раббыбыз ил-көннәребезгә тынычлык- иминлек, гаиләләребезгә татулык, тормышларыбызга бәрәкәт бирсә иде, тәүфикъ-һидаят биреп, Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, хәерле гыйбадәттә үткәрергә насый итсә иде.

Алабуга имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев