Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабуга имам-хатыйбы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды

Ул интернат-йортта яшәүчеләр белән очрашты.

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында имам-хатыйб Фәнзил хәзрәт Нәбиуллин булды.

Шушы көннәрдә ремонттан соң мөселманнар өчен намаз бүлмәсе үз эшен башлады. Фәнзил хәзрәт аны ачып, олыларны изге Рамазан ае башлану белән котлады. Сүз уңаеннан, әлеге оешмада дини һәм милли бәйрәмнәрне билгеләп үтү — гадәти. Әңгәмә барышында имам-хатыйб ураза турында җентекләп сөйләде: нәрсә эшләргә ярый, нинди ризык белән тукланырга яхшырак, кайсы очракларда тотарга ярамый һ.б. Ахырда интернат-йортка яңа Коръән бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев