Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабуга район үзәк хастаханәсендә намаз бүлмәләре ачылды

Пациентлар инде күптәннән аларны булдыруны сораган.

Намаз бүлмәләре рентген кабинетыннан ерак түгел, беренче катта урнашкан. Хәзер мөселман динен тотучылар да, православие динендәгеләр дә аерым җиһазландырылган бүлмәләрдә дога кыла алачак. Алабуга район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Сәфәров ассызыклаганча, пациентлар мондый бүлмә турында күптән сорый. Һәм, ниһаять, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Алабуга районы җитәкчелеге ярдәме белән бу үтенеч үтәлде.

— Кеше Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итә алсын өчен, ялгыз калып дога кылу өчен шартлар тудыру бик мөһим. Бу яхшы һәм изге эш. Хәзер дин тотучылар хастаханәдә булганда да дога кыла алачак, − диде район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов.

Ике дин арасындагы яхшы күршелек мөнәсәбәтләрен ассызыклап, дини җитәкчеләр да җавап сүзе белән чыгыш ясады.

Ачылудан соң бинада беренче догалар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев