Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабуга районы имам-мөхтәсибе: «Ураза тотып кеше үзенең нәфесен җиңә»

Бүген кояш баегач Рамазан аена керәбез.

Мөселманнар өчен изге ай Рамазан ае башлана. Рамазанның беренче көненнән уразага керәбез. Рамазан ае үзе кояш баегач — 22 мартта башлана, 23 марттан мөселманнар ураза тота башлый. 

Фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә, «ураза» сүзе көн буе тыелып тору дигәнне аңлата. Ураза ул — ашау-эчүдән, бозыклыклардан, яман гадәтләрдән тыелу. 

Кемнәр ураза тотарга тиеш соң? Шәригать буенча ураза тотуның өч шарты бар: 
1.    Мөселман булу.
2.    Сәламәт акыллы булу.
3.    Балигъ булу.

Димәк, үзен мөселман дип санаган һәр балигъ кешегә ураза тоту — фарыз (мәҗбүри). Тотмаган очракта, гөнаһлы буласың. «Бәкара» сүрәсенең 183нче аятендә болай диелә: «Әй, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять, уразаны калдырудан яки уразага кимчелек китерүдән сакланырсыз!»

Шулай ук ике фарыз шарт аерып күрсәтелә: болар — авырмау һәм сәфәрдә булмау. Авырган кешеләргә, бәби көтүче хатын-кызларга, сәфәрдә булучыларга ураза фарыз түгел, ягъни тотмасалар да ярый. Ләкин соңыннан, авырып терелгәч, сәфәр тәмамлангач, бәби тудырып, имезеп туктаганнан соң уразаны каза кылырга тиешләр. Әгәр дә кеше грипп, салкын тию кебек чир эләктерә икән, ул тотылмаган уразаларын казага калдырып тора. Яки диабет, кан басымы кебек гел дару эчеп тору белән бәйле авырулардан интексә, тотылмаган уразасыннан фидия чыгара, ягъни мохтаҗларны ашата. Быел фидия күләме — һәр калдырылган көнгә 350 сум күләмендә билгеләнгән. Бу сумманы берәр мохтаҗ кешегә яки мәчеткә бирергә мөмкин. Көн саен бер мохтаҗ кешене ашатса да ярый. 

Быелгы Рамазан турында без Алабуганың Җәмигъ мәчете имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов белән сөйләштек:


— Ураза ул — һәр мөселман кешесе өчен тиешле булган гамәл. Бу — Аллаһы Тәгалә әмере. Ураза — тәкъвалыкка ирешү, ягъни кеше нәфесен, холкын тәрбияләү чарасы булып тора. Ураза тотып ул үзенең нәфесен җиңә. 
— Ифтар мәҗлесләре кайчан башлана, алар кайсы мәчетләрдә үтә?
— Ифтар ашлары уразаның беренче көненнән башлана. Шәһәрнең һәрбер мәчетендә үтәчәк, авыл мәчетләрендә дә үткәрү ниятләнә. Җәмигъ мәчетендә көненә 200ләп кешегә авыз ачтырырга ниятлибез. Теләге булганнар өчен мәчеттә язылу бара. 
— Ифтар ашларын кайда һәм ничек үткәрү яхшырак? Соңгы елларда мәчеттә, кафеда ифтар оештыру модага керде. Бу гамәл дөресме?
— Кайда күбрәк мохтаҗларны ашата аласыз, ифтарны шунда үткәрегез. Мәчетме ул, кафемы, әллә инде сезнең торган урыныгызмы — ифтарга күбрәк кеше җыярга кирәк. Ифтарга әле намаз укымаган, ураза тотмаган кешеләрне дә чакырырга мөмкин. Мәчеткә килеп, вәгазь тыңлап, Коръәнне ишетеп, Иншаа Аллаһ, ул кеше дә вәгазьләнер, дингә килер.
— Нәрсә ул фитр сәдакасы?
— Фитр сәдакасы ул мохтаҗларны ашату өчен бирелә торган акча. Бу — сөннәт гамәл. Шулай ук ул тоткан уразаларыбызны камилләштерү дә. Фитр сәдакасы 150 сум күләмендә билгеләнгән. Ул һәр гаилә әһеленнән бирелә. Өлкән кешеме, кечкенә баламы — аермасы юк. Фитр сәдакасын мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә, ялгызларга бирергә мөмкин. Елдагыча ул мәчеттә җыела. Шулай ук аны күрше-тирәдәге мохтаҗларга да тапшырырга була. Фитр сәдакасын акчалата да, шул акчага ризык сатып алып бирергә дә рөхсәт ителә, — дип сөйләде Хәлим хәзрәт.

СӘХӘР ВАКЫТЫНДА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА
«Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә.
Мәгънәсе: «Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, ихласлык белән таң вакытыннан башлап кояш батканчыга кадәр рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым».

АВЫЗ АЧКАНДА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА
«Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү».
Мәгънәсе: «Әй, Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка».

Рамазан аена дөрес ният белән кереп, бу айның бөтен бәрәкәтен, рәхәтен, савабын тоя алсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев