Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабуга районы Морт авыл мәчетендә Сабировлар гаиләсе ифтар ашы үткәрде

Һәр халыкның, һәр милләтнең үзенә генә хас йолалары, бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре бар.

Менә мөселманнарның да сагынып көтеп алган рамазан ае артта калды. Аны һәркем көченнән килгәнчә ураза тотып үткәрергә тырышты. Кемдер өендә генә авыз ачса, кемнәрдер мәчетләргә, ифтар мәҗлесләренә йөргәндер. Бу мәҗлесләр шәһәр мәчетләрендә көн дә булса, авыл мәчетләрендә дә берничәне оештыра алдылар. 

Сабировлар гаиләсендә
Морт авыл мәчетендә Сабировлар гаиләсе ифтар ашы үткәрде. Биредә Әкълимә апаның балалары, оныклары, туганнары, авылның ихтирамга лаеклы ялда булган ветеран укытучылары Альфира апа белән Кадрия апа да, авыл Советы рәисе Фаиз Фәйзрахман улы да һәм бик күп кенә әби-бабайлар да бар иде. 

«Бер күрешү — бер гомер» дип, халык белми әйтмәгән. Мәҗлес авылның имамы Хәйдәр абыйның вәгазеннән башланып китте. Аннан соң күңелнең нечкә кылларын тетрәндерерлек тавышы белән әрвахларыбызның рухы шат булсын, сугыш афәте бетсә иде дигән теләктә ясин укылды. 

Ифтар вакыты җиткәч, бөтен авылны яңгыратып, бабасыныкыннан да моңлырак тавыш белән Хәйдәр абыйның оныгы Басыйр азан әйткәч, халык ахшам намазына иелде. Шуннан зур залга корылган өстәлләр артына юнәлделәр. 

Өстәлләргә ризык таратканда, шулкадәр дустанә мөнәсәбәттә, барысы да елмаеп, хатын-кызлар гына түгел, ир-егетләр дә йөгереп кенә йөрде. Берсеннән-берсе тәмле сый-нигъмәттән өстәлләр сыгылып тора иде. Ашап-эчкәннән соң, Сабировлар гаиләсендәге туганлык җепләренең ныклыгына сокланып, янә бер дога кылынды. Менә шундый үзләре ачык та, үзләре гади дә, үзләре шундый туган җанлы да якыннарыбыз булганга, без бик шат һәм дә бик бәхетле. 
Юраш авылы. Закировлар гаиләсе

Фото гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев