Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабугада балалар арасында «Коръән уку» бәйгесе узды 

Конкурста барлыгы 78 бала катнашты.

Шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә балалар арасында «Коръән уку» бәйгесе узды.

Быел бәйгедә 36 малай һәм 42 кыз бала катнашты, дип хәбәр итә Алабуга мөхтәсибәте

Узган елда пандемия аркасында конкурс үткәрелмәде. Шуңа күрә быел аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә көтеп алды, диләр оештыручылар. 

Катнашучыларның белемнәре баллар белән бәяләнгән. Балалар тәҗвид кагыйдәсе буенча Коръәнне яттан белергә, шуннан соң гарәп шрифты белән язылган сүрәләр укырга тиеш булды. 

Таләпчән жюри катнашучыларның киеменә һәм үз-үзен тотышына да зур игътибар бирде. 

Бәйгедә барлыгы 78 бала катнашкан. Иң кечкенәсенә — 3, иң өлкәненә 15 яшь.

Җиңүчеләргә диплом һәм махсус бүләкләр тапшырылды. Һәр катнашучыга рәхмәт хатлары бирелде. 

Бәйге мәчет ашханәсендә бәйрәм ашы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев