Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабугада быел Корбан бәйрәменең ничек узачагы билгеле булды

Корбан гаете 28 июньдә билгеләнеп үтәчәк.

28 июньдә бөтендөнья мөселманнары төп ислам бәйрәмнәренең берсе — Корбан гаетен (Гыйд әл-әдха) билгеләп үтәчәк.

Корбан чалуның максаты — кеше Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәп Аңа якынаю һәм үзенең тирәсендәге мохтаҗларга ярдәм кулы сузу булып тора. Быел корбанлык сарыкның бәясе, зурлыгына карап, 15 мең сумнан башлана. Бу суммага корбанны чалу һәм эшкәртү бәясе дә кергән. 

Корбан гаетенә кадәр бер ай вакыт кала, корбан чалырга теләүчеләрнең исемлеген җыя башлыйлар. Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов әйтүенчә, бүгенге көндә 80гә якын кеше язылырга өлгергән инде. Шунлыктан чыгып, 150ләп сарык әзерләнәчәк. Корбан чалуга язылу Гаеткә бер-ике көн кала тәмамлана. 

— Әле вакыт бар дип уйлаучыларны, белми калучыларны, шушы көннәрдә Җәмигъ мәчетенә килеп язылып китәргә чакырабыз, — диде хәзрәт.

Алабугалылар өчен Гает вәгазе иртәнге 3.30да башланачак. Гает намазы сәгать 4тә укыла. Гает намазы укыганнан соң гына, корбан чалу рөхсәт ителә. Корбан чалу өч көн дәвам итәчәк, ягъни ул 28, 29, 30 июньдә кояш баеганчыга кадәр башкарыла. Төнлә белән корбан чалу рөхсәт ителсә дә, ул мәкрүх гамәл санала (киңәш ителми).

Алабуга Җәмигъ мәчете күп еллар дәвамында алабугалылар өчен корбан чалуны оештыра, ләкин бары тик беренче көнне генә (быел 28нче июнь). 

— Моның өчен мәчет территориясендә барлык шартлар тудырылган, — дип искәртте Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов. 

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Корбан гаете көнне, гадәттәгечә, балалар, мөселманнар өчен Корбан бәйрәме үткәреләчәк. Быел аны оештыруда бераз үзгәрешләр бар, дип искәртте хәзрәт. Быел ул Гуляй паркта (элекке Мәйданда), бераз үзгәртелгән форматта үткәрелә. Бәйрәм рәсми өлештән, Коръән аятләрен укып башланачак. Чара 28 июнь көнне сәгать 14.00 башланачак. Монда балаларга, әти-әниләргә уеннар, ярышлар, бүләкләр каралган. Сәүдә зонасы, балалар өчен батут, атынгычлар булачак, дип вәгъдә итә оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев