Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
КЫЙБЛА

Алабугада Коръән укучылар бәйгесендә быел рекордлы санда бала катнашты

Әлеге бәйге Алабуганың Җәмигъ мәчетендә ел саен уздырыла.

Алабугада ел саен үткәрелә торган Коръән укучылар бәйгесе үтте. Быелгы чара аеруча истә калырлык булды — катнашучылар саны 90 га якынлашты. Әлеге бәйге Алабуганың Җәмигъ мәчетендә ел саен уздырыла, һәм анда 15 яшькә кадәрге балалар катнаша, дип хәбәр итә Алабуга мөхтәсибәте. 

‒ Быелгы иң яшь катнашучыга нибары 2,8 яшь иде. Без, бәйге оештыручылары буларак, Изге Коръәнне укырга теләүчеләр саны елдан-ел артуын шатланып күзәтәбез. Быел — рекорд: 89 катнашучы! — дип билгеләп үтте Алабуга районының имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.

Бәйгенең бәяләү кагыйдәләре үзгәрешсез калды: сүрәләрне яттан хатасыз уку, өйрәнелгән сүрәләр саны, Коръәнне оригиналда уку осталыгы исәпкә алынды. Моннан тыш, катнашучының тышкы кыяфәтенә дә игътибар бирелде.

Яңа үзгәрешләрдән — быел бәйгегә яңа номинация кертелде: Коръәннең бер җүзеннән күбрәк өлешне белү буенча. (1 җүз — Коръәннең 30 өлешенең берсе). Әлеге номинациядә 6 бала катнашты, җиңүче булып 14 яшьлек Хәбибә Вәлиева танылды.

Барлык катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды, ә җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр бирелде.

Алабуганың мөхтәсибәте «Алабуга» хәйрия фондына чараны үткәрүдә булышлык күрсәткәне өчен зур рәхмәтен белдерә.

Оештыручылар фикеренчә, мондый чаралар балаларга яңа тәҗрибә бирү генә түгел, ә Изге Коръәнне һәм рухи кыйммәтләрнең әһәмиятен искә төшерү өчен дә кирәк.

Фотолар: Алабуга мөхтәсибәте матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев