Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабугада Ураза гаетен билгеләп үттеләр

Тантаналы чара сәгать 7.00дә башланып китте.

Бер ай буена Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен дип ураза тотканнан соң, мөселманнар өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе — Ураза бәйрәме җитте, быел ул 21 апрельгә туры килде. 

Бәйрәм вәгазен Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов укыды. 7 сәгать 30 минутта бәйрәм намазы башланды.

 

— Бүген бу бәйрәмдә без Аллаһы Тәгаләнең бу айны биргәненә, начар эшләрдән читтә торып, яхшы гамәлләр кылырга мөмкинлек бирүенә шатланабыз. Без шулай ук шәһәр халкы өчен бәйрәм атмосферасы булдырырга тырышабыз, 13 сәгатьтә паркта Гаилә бәйрәме булачак, анда ярышлар, конкурслар узачак, бүләкләр дә каралган. Һәммә кешене Ураза бәйрәме белән котлыйм — Аллаһы Тәгалә сезнең барлык игелекле эшләрегезне кабул итсен, гаиләләребезгә, шәһәребезгә, илебезгә мәрхәмәт бирсен, — диде Хәлим хәзрәт.

Хәлим хәзрәт сүзләренчә, Ураза ае дәвамында шәһәрдә, авылларда ифтар ашлары үткәрелде. Авыз ачтыру ашлары шәһәр-район мәчетләрендә, кафеларда, йортларда, һәм хәтта оешмаларда да оештырылды. Җәмигъ мәчетендә көн саен ифтарга 200ләп кеше йөргән. Ай дәвамында бу 6 меңгә якын кеше дигән сүз. Хәлим хәзрәт әйтүенчә, елдан ел ураза тотучылар, ифтар ашлары үткәрүчеләр саны арта. Менә бүген дә Аллаһ йорты йөзләгән дин кардәшләребез белән тулды, мәчет эченә сыймаганнар бәйрәм намазын урамда укыды.

 

Алабуга шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавын ирештерде, район мөхтәсибәте исеменнән Ураза бәйрәме белән котлады. 

Шулай ук алабугалыларны бәйрәм белән район башлыгы Рөстәм Нуриев та тәбрикләде. Аның әйтүенчә, мондый бәйрәмнәр берләштерә, милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне тирәнрәк аңларга булыша.

Бәйрәм намазыннан соң мөселманнар өйләренә таралды. Бүген — бәйрәм. Димәк мөселманнар туганнарын, якыннарын, балаларын котлаячак, туганнары белән күрешеп, бер-берсенә кунакка йөриячәк, бүләкләр бирешәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев