Алабуганың «Әҗмәл» мәчетендә үзенчәлекле ифтар узды
4 март көнне «Әҗмәл» мәчетендә хатын-кызлар өчен үзенчәлекле ифтар мәҗлесе оештырылды. Кызыклы программалы ифтар ашлары уздыру елдан-ел популярлаша бара.
Алабугада үзенчәлекле ифтар мәҗлесләре беренче ел гына уздырылмый. Ел да монда 70кә якын кеше катнаша. Һәм ел саен кичәнең программасы югары дәрәҗәдә, кызыклы форматта оештырыла. Чараны уздыручылар бүгенге көндә актуаль булган, исламга кагылышлы сорауларны ифтар ашына җыелган кунаклар игътибарына вәгазь формасында тәкъдим итәләр. Әлеге ифтар хатын-кызлар өчен оештырылды һәм «Исламга карата замана сынаулары» темасы астында узды.
— Ифтарның темасы бүгенге проблемалар белән бәйле. Технологияләр заманында яшибез, шул технологияләр аша бик күп зыян килә: гаиләләргә, гомумән, җәмгыятькә. Күп кеше профессионал булмаган психологларга, блогерларга ышанып, алар артыннан кабатларга тырыша. Интернетта бөтен әйбер шаяруга, нәрсәдәндер көлүгә генә юнәлтелгән. Шуңа күрә без кешеләрне кисәтергә булдык. Бөтен караган, укыган, тыңлаган әйберләрне без дин күзлегеннән анализларга тиешбез. Үзебездән «бу безнең дингә каршы килмиме?» дип сорарга тиешбез, — дип уртаклашты кунакларга эчтәлекле вәгазьне тәкъдим иткән Альбина Сабирова.
Җылы очрашу
Алабуганың 4 микрорайонындагы «Әҗмәл» мәчетенең искиткеч матур, ап-ак залына 50дән артык гүзәл хатын-кыз җыелды. Һәрберсе матур, пөхтә һәм зәваклы итеп киенгән. Залга кергәндә оештыручылар кечкенә генә ярминкә әзерләгәннәр, анда һәрбер теләгән кеше кулдан ясалган бизәнү әйберләре, сумкалар, тәм-томнар сатып ала алды. Тезелеп киткән өстәлләрдә ифтарга әзерләп куелган тәм-томнар, җиләк-җимешләр үз сәгатьләрен көтеп тора.
Мәҗлесне алып баручы Рамилә Шәфикова башлап җибәрде. Кунакларны сәламләп, ул кичәнең тәртибе белән таныштырды. Ә соңрак кызыклы викторина уздырылды. Килгән кунаклар үзләрен ислам тарихын белүдә сынап карады.
Комлы могҗиза
Җыелган кунакларны Чаллы шәһәреннән чакырылган махсус кунак ком тамашасы белән гаҗәпләндерде. Тамашачылар күз алдында ком, яктылык һәм музыка ярдәмендә искиткеч сюжетлар туды. "Комлы фильм«ның темасы итеп заманча дөньяның ясалма ялтыравыклары, кешеләрне уйланылмаган, ә кайчак бик начар гамәлләргә этәрүче шайтан образы сайланган иде.
Ислам тарихында күренекле хатын-кызлар
Әлбәттә, хатын-кызлар өчен оештырылган ифтар мәҗлесендә ислам тарихында эз калдырган, аның үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызлар турында искә алмау дөрес булмас иде.
Кызыклы мәгълүмат буларак, сезне дә шуларның берничәсе белән таныштырып китәбез.
Хәдиҗә бинте Хувәйлид — Мөхәммәд пәйгамбәрнең беренче хатыны. Беренче мөселман хатын-кызларының берсе дә әле ул. Ул Мөхәммәд пәйгамбәрдән алты бала тәрбияләп үстерә һәм, заманча тел белән әйткәндә, бизнес белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Хәдиҗә йортында уналты кеше булган дип исәпләнә. Ул аларның барысын да үстереп, аларның мәсьәләләрен хәл иткән.
Айшә бинт Әбу Бәкер — Мөхәммәд пәйгамбәрнең хатыннарының берсе. Аның сүзләреннән мөселманнар бүгенге көндә дә куллана торган бик күп хәдисләр тапшырылган. Үзенең холкы, акылы һәм күркәм сыйфатлары өчен ул «динлеләрнең анасы» дигән исемгә лаек була һәм шул чорның иң бөек җиде мөселман галиме исемлегенә керә.
Асия бинт Мозахим — Мисыр патшабикәсе. Аның ире — мәрхәмәтсезлеге белән билгеле тиран-идарәче. Асия чиксез байлыгы һәм чиксез хакимлегеннән Аллаһ ризалыгы өчен баш тарта. Бераздан фиргавен хезмәтчеләреннән хатынының диндар икәнен белә. Фиргавен үзенең сакчыларына Асияне Ходайга табынудан ваз кичкәнче һәм фиргавенне чын алла итеп таныганчы газапларга боера. Ләкин Асия үз карарында кала.
Фатыйма әз-Заһра бинт Мөхәммәд — Мөхәммәд пәйгамбәрнең кызы. Фатыйма — Гайсә пәйгамбәрнең әнисеннән кала икенче тәкъва хатын. Фатыйма белән аның ире, ярлы булуларына карамастан, бик юмарт кешеләр булганнар. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән теләсә кайсы кешегә алар һәрвакыт үз ризыкларын корбан иткәннәр.
Үткән мәҗлес турында фикерләр
— Ислам дине берләштергән кардәшләр арасында җылылык, рухи атмосфера белән тулган искиткеч күңелле кичә булды бүген. Заманча чынбарлык белән файдалы нәсихәт, алып баручыларның эчтәлекле чыгышлары, рәссамның ком картинасы белән чыгышы аеруча соклану уятты. Оештыручыларның барлык тырышлыклары, игелекләре үзләренә тагын да күбрәк булып кайтсын! — дип уртаклашты ифтар мәҗлесендә катнашучы Альбина Мифтахова.
— Искиткеч җылы атмосфера, мул өстәлләр, бик яхшы әзерләнгәннәр. Бик канәгать калдык. Программа да бик яхшы, бай эчтәлекле. Чаллыдан килгән кунаклар да гаҗәпләндерделәр. Бик күңелле булды. Гомумән алганда, шундый йомшак, рәхәт атмосферада үтте кич. Шушы ифтар ашына үзләренең өлешләрен керткән һәр кешегә Аллаһның рәхмәте яусын. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын. — диде Гөлчәчәк Мироваева.
— Ифтар мәҗлесе бик әйбәт узды. Безгә үзебезгә дә бик ошады. Күңелле чара булды, туйда кебек, җиңеллек белән утырдык дип әйтәләр кунаклар. Аллаһ Тәгалә безгә ярдәм итте, ризык та вакытында килде, спонсорлар да табылды. Быел әлеге мәҗлесне Рамазан ае башында уздырырга булдык. Ул безне ураза тотарга тагын да рухландырачак дип ышанабыз, — диде оештыручыларның берсе Альбина Сабирова.
Бергә авыз ачканнан соң, спонсорлар тарафыннан сертификатлар уйнатылды һәм һәр гүзәл затка чәчәкләр бүләк ителде. Һәр ифтар җылылык һәм шатлык белән тулы булсын дигән теләктә калабыз. Нәкъ менә шундый мизгелләрдә без Рамазан бәйрәменең чын мәгънәсен тоя алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев