Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ифтар үтте
Фәнзил хәзрәт Нәбиуллин һәркемгә зәм-зәм суы һәм китап бүләк итте.

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ифтар үтте, дип хәбәр итә мөхтәсибәтнең матбугат хезмәте.
Фәнзил хәзрәт Нәбиуллин һәм интернат-йорт хезмәткәрләре әби-бабайларны табын артында җыеп, вәгазь сөйләде, шушы бинада яшәгән мәрхүм мөселманнар өчен дога кылды, һәрбер өлкән кешегә зәм-зәм суы һәм китап бүләк итте, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев