Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабуганың полиция хезмәткәрләре дин әһелләре белән очрашты

Хәлим хәзрәт Рамазан аеның үзенчәлекләре турында сөйләде.

5 апрельдә ТР Эчке эшләр министрлыгының Алабуга бүлегендә полиция хезмәткәрләре белән рухи-әхлакый әңгәмә узды, дип хәбәр итә Алабуга мөхтәсибәте.

Әңгәмәне Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов һәм Спас соборы иеромонахы Кирилл Забавнов алып барды.

Хәлим хәзрәт Рамазан аеның үзенчәлекләре турында сөйләде. Уразаның тәртибен, мөһимлеген һәм файдасын, фитр-сәдака, ураза гаете һәм башка төп мәсьәләләрне аңлатты.

Фотолар Алабуга мөхтәсибәте сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев