Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Бәхетле булыйм дисәң...

Иман ул курку-шомны куа һәм сагышны читкә этәрә. Ул тәүхид әһелләренең юанычы, гыйбадәт кылучыларның нигъмәте.

Безнең белән булган нәрсәләр артта калды, ә киткән нәрсә бар булудан туктады. Юк нәрсә турында уйлама,чөнки ул юкка чыкты һәм үтеп китте инде.

Аллаһ Тәгаләнең тәкъдире белән канәгать бул һәм сиңа бүлеп бирелгән өлешкә ризалаш.

Бөтен нәрсә язып куелган һәм үлчәнгән, шунлыктан курку һәм борчуларны куып җибәр.

Дөреслектә, Аллаһны зекер итү калебләрне тынычландыра, гөнаһларны сөртә, Раббыбызның ризалыгына ирештерә һәм бәла-казаларны җиңел үтәргә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250