Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Болгарга сәфәр

Алабуга мөхтәсибәте быел да Болгарга сәфәр оештырды. Тарихи урыннарны барып күрергә теләүчеләрнең саны һәр ел шактый була. Бу кадәр халыкны алып барыр өчен, билгеле ки, автобус кирәк. Алабуга шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Әҗмәл хәзрәт Саматов транспорт белән ярдәм итүләрен сорап хакимият башлыгы Геннадий Емельяновка мөрәҗәгать иткәннән соң, бу проблема бик...

10 июньдә, иртәнге сәгать дүрттә 45 урынлык «Нефаз» автобусы Җәмигъ мәчете каршында тора иде.

Болгарга барырга җыелган халык автобуска кереп урыннарга утырганнан соң, Аллаһы Тәгаләдән хәерле юллар сорап озын сәфәргә кузгалдык. Илмәт һәм Иске Юраш авылларына кереп андагы кардәшләребезне утыртып алганнан соң, автобус урыннары тулды һәм сәфәр дәвам итте. Тирә-юньдә иген басулары шаулап утырган Татарстан районнары җирлекләрен узып, асфальт юлдан шактый вакыт барганнан соң, ниһаять, автобус Болгар җиренә килеп җитте. Соңгы киңәшләр бирелеп, җыелу вакыты билгеләнгәннән соң, Алабуга мөселманнары Болгарның тарихи урыннарына таба юнәлде. Әйтергә кирәк, Болгар елдан-ел күзгә күренеп матурлана, төзекләнә бара. Быел халык бик зәвыклы төзелгән «Ак мәчет»не, дөньядагы иң зур Коръән китабын күрде, төзелә башлаган Хан сарае шаһиты булды.

Өйлә намазы вакыты кергәннән соң, азан әйтелеп, өйлә намазы укылды. Имамга ияреп республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, башка мөселманнар белән бергә намаз укыды. Бу, әлбәттә, ил агаларының да гамәли яктан дингә уңай мөнәсәбәтләрен күрсәтә.

Алабуга халкы, билгеләнгән вакытка автобус янында җыелып, бергәләшеп фотога төшкәннән соң, дога һәм изге теләкләр белән кайту юлына кузгалдык.

Кардәшләребез юлда хәзрәтләрнең вәгазьләрен тыңлап, уңай тәэсоратлар алып, өйләренә арып-талып, ләкин канәгать төс белән кайтып керде.

Азат хәзрәт Шәрипов, Алабуга Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250